«Казан егетләре» төркеме солисты Айдар Әгъләмов яңа туган улының исемен әйтте
Җырчының тормыш иптәше Камилла Инстаграм битендә матур фотолар урнаштырган.
«Дөньяга рәхим ит! Әгъләмов Әмиран Айдар улы! Сиңа әле 10 көн генә, тик син безнең тормышыбызны, уйларыбызны, кыйммәтләребезне үзгәрттең. Син иң зур һәм шартсыз мәхәббәтебез! Әлеге исем июнь аенда, Оренбургта утырганда башыбызга килде», — дип язган ул.
«Яратканым, улыбыз Әмиран өчен зур рәхмәт! Рәхим ит, улыбыз! Син — безнең зур бәхетебез!» — дип сөенече белән уртаклашкан җырчы Айдар Әгъләмов.
«Бик матур исем, сәламәт бала булып үссен», «Без бик шат, кадерлеләребез, Әмиран чын егет булып үссен», «Беренче тапкыр ишетәм шундый исемне, тик бик матур», «Котлыйбыз, гаилә бәхете сезгә!» — дип котлаганнар яшь әти-әнине инстадуслары.