"Казан егетләре" шәрә килеш фотога төшкән?
Егетләр тамашачылары арасында билет уйнатуның кызык ысулын уйлап тапканнар.
!["Казан егетләре" шәрә килеш фотога төшкән?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/10/2/82509fed61347062dc0f57236d877fdeb70b01471600914cd101b0fdb3bc.jpg)
"Казан егетләре" музыкаль төркеменең дүрт вәкиле тезелешеп бассейнда утыра. Билгә кадәр шәрә икәннәре күренә, ә менә аннан астагы өлеш күренми. Баксаң, егетләр махсус шулай төшкәннәр икән. "Шәрәме, юкмы? Кем дөрес җавап бирә, шуңа концертка билет", - дип язган егетләр.
Егетләрнең инстадашлары фикерләре икегә бүленгән. Хәер, монда икедән артык вариант та була алмый. "Әлбәттә, шәрә", дип яза берәүләр. "Юк инде, плавкидан", дип яза башкалар.
Ә сез ничек уйлыйсыз?