Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Казан егетләре"нең соңгы буйдагы гаилә корды

Бүген "Казан егетләре" төркеменең баянчысы Айнур Латыйповның никахы булган. Айнурның хәләле - Линара исемле кыз. 

news_top_970_100
"Казан егетләре"нең соңгы буйдагы гаилә корды
"Тормышыбызда мөһим, шатлыклы вакыйга булды. Без хәзер - гаилә. Аллаһы Тәгалә кушканын үтәп, ике якның да ризалыгын алып, бүген никах укыттык", - дип сөйләде Айнур "Интертат"ка.

Линара Малмыж районы Яңа Смәел авылы кызы.

"Линара белән күзгә-күз беренче тапкыр Балтач районында узган концертта очраштык. Танышуыбыз социаль челтәр аша булды. Мин Инстаграм челтәрендә туры эфирда утыра идем, шул вакытта ул ялгыш кына минем аккаунтка кергән. Шуннан соң кызыксынып минем фотосүрәтләрне караган", - дип танышу тарихын искә алды Айнур.

"Линара беренче адымны үзе ясады. Миңа смс хәбәрләр яза башлады, шуннан соң аралашып киттек. Иң кызыгы шул: элек ул безнең "Казан егетләре" төркемен бөтенләй яратмаган, җырларыбызны тыңламаган", - дип сөйләде Айнур.

Айнур Линараны әнисенә ошатып сайлавы хакында әйтте.

"Ир-атка тормыш алып бару өчен төпле, акыллы хатын-кыз кирәк. Линараны сабыр була белгәне өчен яраттым", - диде Айнур.

Яшьләрне бәхетле көннәре белән котлыйбыз. Саф мәхәббәт, тигез тормыш теләп калабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100