news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Казан егетләре»нең беренче солисты: «Безнең кебек состав төркем тарихында юк»

«Казан егетләре» төркемендә җырлаган Татарстанның атказанган артисты Артур Минһаҗев Инстаграм битендә төркемнең беренче солистларының чыгышын куйган. Артур белән бергә җырлаган Марсель Ибраһимов хәзерге солистларның аларны искә алмауларын язган.

news_top
«Казан егетләре»нең беренче солисты: «Безнең кебек состав төркем тарихында юк»
Скриншот: https://www.instagram.com/artur_mingazov_/

Тарихка мөрәҗәгать итик. 1996 ел. Без яшь, амбициоз егетләр төркеме, үзебезне иҗатка багышларга һәм татар эстрада-музыка индустриясендә үз эзебезне калдырырга булдык.

Студия безнең өебез иде. Ул вакытта без зур мәйданчыкларда чыгыш ясаячагыбызны, танылып китәчәгебезне уйламадык та. Без шуның белән яшәдек, — дигән Артур Минһаҗев.

Видеоклипта төшкән, төркемнең беренче солисты Марсель Ибраһимов та үз фикерен калдырган:

Безнең кебек состав төркем тарихында юк. Кастинг булды. «Казан егетләре» дип аталган дүрт егетне сайлап алдык. Ә төркемне төзүчеләр турында ләм-мим. Әйе, үпкәләмим дә. Бу алар намусында», — дип язган ул.

«Татар эстрадасының 1990 еллардагы көчле төркемнәренең берсе», «эх, яхшы заманалар бар иде», «Казан егетләре» төркеменә 25 ел тулганын белмәдек тә», — дип яза тамашачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар