Кичә Казан дары заводында янгын булганнан соң, иминлек таләпләрен бозу турында җинаять эше ачылды. Бу турыда «Татар-информ» Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.
Тикшерү процессын прокуратура контрольдә тота.
Соңгы белешмә буенча, Казан дары заводында янгын техноген сәбәпләр аркасында була, каты тавыш басымны төшерү системасы эшләү аркасында килеп чыга. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, ике кеше хастаханәгә салынган.