Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан Дөнья Чемпионатына әзерләнә: шәхси транспорттан баш тартып, җәмәгать транспортына һәм махсус таксиларга күчү киңәш ителә

2018 елгы Дөнья Чемпионаты вакытында Казандагы стадионнарга ничек барырга һәм шәхси транспортны кайда калдырырга? Уеннар беткәч, халыкны өенә кайтаручылар булачакмы?

news_top_970_100
Казан Дөнья Чемпионатына әзерләнә: шәхси транспорттан баш тартып, җәмәгать транспортына һәм махсус таксиларга күчү киңәш ителә
Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Транспорт идарәсе җитәкчесе Алексей Сидоров һәм Казан шәһәре башкарма комитетының Транспорт комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Хисаметдинов сөйләде.

Аэропорттан һәм тимер юл вокзалларыннан “Казан-Арена” га кадәр автобуслар йөриячәк

  • Татарстанга очкычлар белән килүче кунаклар “Казан” халыкара аэропортына төшә. Аэропортның футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек дәрәҗәсе бик югары. Сәгатенә 1,8 мең кеше уздырырлык куәткә ия булган терминал инде төзелгән. “Пропуск пунктын төзекләндерү эшләре инде төгәлләнде. 16 паспорт контроле өстәле урнаштырылды”, - дип сөйләде спикер.

Чемпионат матчлары узган көннәрдә һәр сәгать саен аэропорттан Казанның 1нче тимер юл вокзалына кадәр тукталышсыз электричка йөриячәк. “Бу вакытта билетлары һәм җанатар паспортлары булган кешеләр өчен анда йөрү бушка булачак. Электричка алты вагонлы булачак, 1,2 мең пассажир сыйдырачак”, - дип билгеләп үтте Алексей Сидоров.

Матчлар уздыру вакытында аэропорттан “Казан-Арена”га һәм “Спорт Сараена” кадәр автобуслар оештырылачак. Элеккечә аэропорттан № 197 автобус йөриячәк.

  • Җанатарларның килүен шулай ук Казанның 1 тимер юл вокзалында көтәләр, анда аларны волонтерлар каршы алачак. Үзәк вокзал аркылы өстәмә 60 китүче һәм 48 килүче поезд хәрәкәте оештыруны планлаштыралар. “Бүгенге көнгә Казан юнәлешенә 80 гә якын урын броньләнгән”, - дип белдерде Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле.

Казан-2 вокзалыннан дүрт өстәмә поезд узачак. “Саранскидан һәм Екатеринбургтан транзит белән”, - дип аңлатты Сидоров.

Казан-1 һәм Казан-2 тимер юл вокзалларыннан Кремль һәм Кәҗә бистәсе метро станцияләре аша, Ямашев проспекты буенча Адоратский урамы тукталышына кадәр 48 шаттл хәрәкәте оештырылачак. Монда йөрү бушка булачак. “Әлеге автобусларга чемпионат символикасы ясалачак. Ул, матчка билет булу-булмауга карамастан, барлык пассажирлар өчен дә бушлай булачак”, - дип сөйләде Казан шәһәре башкарма комитетының Транспорт комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Хисаметдинов

Җәмәгать транспорты хәрәкәте чикләнәчәк

Футбол матчы узган көннәрдә транспорт хәрәкәтен чикләү планлаштырыла. Җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы да үзгәрәчәк. 

  • Ямашев проспекты буйлап транспорт өчен борылма юллар булдырылды, Адоратский һәм Арбузов урамнары яклап пассажирларны утырту һәм төшерү зоналары билгеләнде.

Хәрәкәт чикләнгән очракта, автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар соңгы тукталышларыннан Ветеринар академия һәм Ямашев проспекты буенча Адоратский урамы тукталышларына кадәр барачак.

“Казан-Арена” стадионы аша узучы транзит пассажирлар әлеге тукталышларда төшеп, киләсе тукталышка кадәр җәяү барып, үз маршруты буенча хәрәкәт итүче җәмәгать транспортына утырырга тиеш була. Арбузов урамы ягына барганда, пассажирларны төшерү Адоратский урамы ягыннан, ә утырту – Ветеринар академия янында була. Әмирхан проспекты ягына барганда – киресенчә”, - дип аңлатты Марат Хисаметдинов.

  • Миллениум күпере, Ленин дамбасы, Ершов һәм Себер тракты урамнары буйлап узучы маршрутларга утырып, күчеп утыруларсыз гына да кирәкле урынга барып җитәргә була.
  • №6 трамвай маршруты хәрәкәт чикләү вакытында ябылып торачак. Троллейбус маршрутлары схемасы шулай ук үзгәрәчәк. №2 маршрут Сәламәтлек комбинатыннан Адоратский урамына кадәр барачак. “Совет районына кадәр барырга кирәк булган пассажирлар, “соңгы мильне” узганнан соң №7 троллейбуска күчеп утырып хәрәкәтләрен дәвам итә алалар”, - дип сөйләде Транспорт комитеты җитәкчесе урынбасары.
  • №2 маршрутның Ветеринар академия тукталышыннан Совет районы юнәлеше буенча хәрәкәте ябылачак. Шулай ук, №13 маршрут кыскара, аерым алганда, Ленинград урамыннан Адоратский урамына кадәр барачак. Ветеринар академиядән Халитов урамына хәтле хәрәкәт ябылачак.
  • Моннан тыш, №2 һәм №13 троллейбуслар хәрәкәте футбол матчы беткәннән соң ябылачак.

Матчлар тәмамланганнан соң, җәмәгать транспорты эше өч сәгатькә озынайтыла

Матчлар беткәннән соң, тамашачыларны тарату өчен 400 гә якын автобус, өч секцияле 20 трамвай һәм 10 троллейбус эшләячәк. 130 автобус һәм 19 трамвай Ямашев проспектында һәм өстәмә 10 троллейбус Адоратский урамында урнаштырылачак.

“Казан” гаилә үзәге янындагы җанатарлар мәйданында эш төгәлләнгәч, җәмәгать транспорты белән тамашачыларны кайтару Энергетика университеты һәм Кәҗә бистәсе метро станциясе тукталышларыннан оештырылачак. Әлеге тукталышлардан уза торган маршрутларның эш вакыты 14 июньнән 15 июльгә кадәр 24 сәгатькә хәтле озынайтыла”, - дип билгеләп үтте Марат Хисаметдинов.

Җәмәгать транспортының эш вакыты матчлар беткәннән соң, өч сәгатькә озынайтыла. 20 һәм 24 июньдә, 6 июльдә, уеннар 21:00 сәгатьтә башланганда, “Казан-Арена” стадионы һәм метрополитен тирәсендә, җәмәгать транспорты алдагы тәүлекнең 02:00 сәгатенә кадәр эшләячәк.

FAN ID  һәм матчка алынган билет белән транспортта бушка йөреп булачак

Матч узган көннәрдә транспортта бушка йөрү хокукына уеннарга һәм FAN ID га керү билеты күрсәткән пассажирлар ия булачак.

“Шулай ук волонтерлар һәм аккредитацияләнгән бейджиклар буенча FIFA группасы клиентлары бушлай йөри алачак. Әлеге документларның берсе генә дә булмаса, бушлай йөрү рөхсәт ителми”, - дип аңлатты Марат Хисаметдинов.

Алексей Сидоров белдергәнчә, волонтерлар өчен бушка йөрүнең вакытын кыскарту яңалык булган. Конфедерацияләр Кубогы вакытында алар беренче уен башланганчы бер ай һәм соңгы уен тәмамланганнан соң тагын бер ай бушлай йөрделәр. Ләкин быел волонтерлар беренче уенга кадәр бер ай һәм соңгы уеннан соң ун көн бушка йөри алачак.

Шәхси транспортта йөрүдән баш тартырга туры киләчәк

Матчлар узган көннәрдә казанлыларга шәхси транспортларында йөрүдән тыелып торырга кушалар. “”Чикләү вакытында стадионнарга якын урамнарга трафик үсәчәк һәм бөкеләрнең кире кайтуын да исәпкә алырга кирәк”, - дип билгеләп үтте Хисаметдинов.

“Чикләүләр, махсус пропусклар белән җиһазландырылган транспорттан тыш, барлык транспорт чараларына да кагыла. Шулай ук, спорт ярышлары маршрутына пассажирлар һәм йөк ташучы транспорт чараларына, экстрен һәм оператив хезмәтләргә, велосипедларга чикләүләр булмаячак”, - дип өстәде ул.

Шәһәрнең кайсы өлешләрендә һәм кайсы вакытта чикләүләр гамәлдә булачагын казанлылар Башкарма комитет карарыннан укып белә алачак. 

“Соңгы миль” гә килгәндә, Конфедерацияләр Кубогыннан аермалы буларак, ул тагын Чистай һәм Сибгат Хәким урамнарын да үз эченә алачак. “Бу клиентлар группасы узу белән бәйле. “Казан-Арена” стадионы һәм “Чаша” арасында җанатарлар өчен ирекле йөрүне тәэмин итү өчен кирәк, шуңа күрә чикләү зонасы киңәйде”, - дип аңлатты Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты җитәкчесе урынбасары.

Чикләү зонасында, аккредитацияләнгән транспорттан тыш, башка бернинди дә транспорт чарасы булырга тиеш түгел. “Сәүдә үзәкләрендәге, метро станцияләрендәге парковкалардан кулланырга киңәш итәбез. Билетлар белән җәмәгать транспортында йөрүнең бушлай икәнен исәпкә алсак, хәтта күчеп утырулар белән дә стадионга бернинди проблемасыз барып җитәргә була”, - дип белдерде Марат Хисаметдинов.

Шәһәрдә барлыгы 11 мең 430 машинага исәпләнгән сигез парковка эшләячәк. Нигездә болар зур сәүдә-күңел ачу үзәкләрендәге машина кую урыннары.

Шәһәрдә аккредитация узган таксилар йөриячәк

1 июньгә кадәр Казанда ирекле рәвештә таксиларны аккредитацияләүне узыдырырга планлаштыралар, дип сөйләде Сидоров. Алар турында мәгълүмат рәсми мәгълүмати ресурсларда басылачак. Шулай ук кунакханә хезмәткәрләре һәм волонтерлар да аккредитация узган такси хезмәтләреннән кулланырга киңәш итәчәкләр.

“Шуңа күрә аларга аерым таләпләр куелачак, шул исәптән чит тел белү дә, бу машина йөртүчеләргә дә, диспетчерларга да кагыла. Рөхсәтләрне, йөртүчеләр составын, машинада кондиционер булу, климат-контроль тикшерелә. Күп очракта бу таләпләр үтәлерлек”, - дип аңлатты Транспорт идарәсе җитәкчесе.

Ләкин аккредитация узмаган таксилар да штат режимында эшләүләрен дәвам итәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100