news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан циркында тамаша вакытында ат егылган, җайдак аңын югалткан – видео

news_top
Казан циркында тамаша вакытында ат егылган, җайдак аңын югалткан – видео
Фото: видеодан скриншот

Казанда циркында тамаша вакытында номерда катнашучы 4 атның берсе кинәт абынып киткән. Аның артыннан аттагы җайдак та егылган. Манежга төшкән яшь артист аңын югалткан. Аны тиз арада аренадан алып чыгып киткәннәр. Котырган атны трибуна артына көчләп алып чыгарга туры килгән. Көтелмәгән хәл килеп чыкса да, тамаша башка состав белән дәвам иттерелгән. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итә.

Казан циркының Telegram-каналындагы хәбәрдән күренгәнчә, гаеп атта булган: «Цирк – ипподромдагы чабышлар кебек үк имгәнү куркынычы булган урын. Ат үзе абынды – табигатьтә булган чабышларда да шундый хәлләр очрый».

Сүз уңаеннан, бу – Казан циркында шау-шу куптарган беренче генә очрак түгел. 2021 елда 2 фил шулай ук тамашачыларны куркыткан. Ул вакытта филләрнең берсе икенчесен дрессировщикка көнләшеп, чыгыш вакытында аңа һөҗүм иткән. Бу очраклар даими рәвештә хайваннарны цирк тамашаларында куллану этикасы турындагы бәхәсләр тудыра. 2023 елның октябрендә Дәүләт Думасына хайваннарны циркларда куллануны тулысынча тыю турында закон проекты да кертелгән иде, әмма ул инициативадан ары китмәде, фикер алышу стадиясендә калды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар