Казан дәүләт циркы Венгрия башкаласы Будапештта «Мирас» милли татар фэнтези-спектакле премьерасы белән чыгыш ясады. Бу хакта циркның матбугат хезмәте хәбәр итә. Тамаша аншлаг белән узган һәм соңгы дүрт ел эчендә Россия циркының Көнбатыш Европадагы беренче чыгышы булган.
Премьерага 20 илнең илчесе, шул исәптән Россиянең Венгриядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Евгений Станиславов килгән. Спектакль Венгрия тамашачысына яраклаштырылган: җырлар һәм артистларның сүзләре өлешчә тәрҗемә ителгән. Финалдагы «Туган як» җыры венгр телендә, ә «Туган тел» җыры телендә яңгыраган.
«Мирас» спектакле Казан циркы тарафыннан 2025 елда куелган иде. Җәй көне ул Казанда зур уңыш белән узды, ә көзен Минск шәһәрендә гастрольләрдә булды. Будапештта спектакль уртак халыкара проект буларак тәкъдим ителә: манежда Казан һәм Будапешт циркы артистлары бергә чыгыш ясый. «Мирас» тамашалары Венгрия башкаласында сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Премьерага Будапештта яшәүче милләттәшләребез дә килгән, залда Татарстан байрагы белән килүчеләр булган.
Видео: Казан циркы матбугат хезмәте