Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан читендәге авыл: өченче баласы өчен җир алган гаиләләр ничек яши?

Хөкүмәт тарафыннан Казан читендәге Каймар авылы янында күп балалы 1830 гаиләгә 300 га җир бүленеп биргән иде. "Цивилизациядән читтә" булган басуга кешеләр күчәргә теләмәде. Әмма ялан кырда йорт төзегән берән-сәрән гаиләләр дә бар. Кемнәр соң алар? "Татар-информ" Казан читендәге күп балалы гаиләләрнең тормышлары белән кызыксынды. 

news_top_970_100
Казан читендәге авыл: өченче баласы өчен җир алган гаиләләр ничек яши?

Өйгә караганда “Участок сатам” язуы күбрәк

Казан читендә бүлеп бирелгән бу җирдә радон калдыклары күмелгән дигән сүз дә чыккан иде. Шул сәбәпле дә гаиләләр бу якларга күченергә каршы чыкты. Казан җитәкчеләре ата-аналарны Каймарга алып барып, фонны үлчәп күрсәтте. Бу җирдә барысы да нормада булганлыгы ачыкланды. 

Әмма кайбер гаиләләр бу җирләргә күчеп, үз йортларын салган. Шундый гаиләләр белән “Татар-информ” журналисты очрашып сөйләште.

Зур бер территориянең төрле җирләрендә өйләр салынган. Юлда бернинди ди аңлатмасы, исеме булмаган бу бүленгән җиргә барып җиткәндә мин “Җир кишәрлеген сатам” дигән язмаларның күплегенә игътибар иттем. Өйләренә караганда бу язулар саны күпкә артык иде.

Ике бер-берсенә якын урнашкан өйдә гөрләп ремонт бара. Төзүчеләр бу гаиләләрнең ял көннәрендә генә килгәннәре хакында сөйләде. Эш көнендә алар шәһәрдә ди, Балтачтан килгән төзүче.

Ябык мөслимәгә монда яшәргә тыныч

Берничә төзелә генә башлаган өйләрдән бераз читтәрәк, бар яктан да капкалар белән әйләндереп алынган бер йортны күрдем.

Йорт кырыенда бер метрга җитеп үскән үләннәр. Капканы шакылдатканга йөгереп ике бала чыкты. Башта өйдә үзләре генә дип әйтте. Сораша торгач, әниләренең кечкенә бала караганы билгеле булды. Өйләренә үтәргә ризалык булмады. Ике бала әниләрен урамга чакырып чыгарды. 

Кердем. Ишек алдындагы күренеш күңелле түгел иде. Үскән үлән, җирдә такталар, ишек алды буйлап ике кәҗә йөгереп йөри. Өй яртылаш кына төзелгән.

Өйдән чыккан әниләре фотога төшергә дә, интервью бирергә дә каршы килде. Фотографны урамда калдырырга туры килде.

Әлеге гаиләдә өч бала бар икән. Олысына 14, уртанчысына 12, иң кечкенәсенә яшь ярым. Озын зәңгәр чәчәкле күлмәк кигән, башына яулык бөркәнгән хатын-кыз башта берничек тә ачылып сөйләшергә теләмәде. Балалары, торган урыннары турында сораша башлагач кына азрак йомшарды.

- Без монда Казаннан күчеп килдек. Шәһәрдә бер бүлмәле квартирыбыз бар иде. Анда бик кысан булды. Миңа да, балаларга да ошамады. Күп балалы гаиләләргә җир өләшкәч, без монда төпләнеп калырга булдык. Килгәнебезгә бер ел. Казанда мин тыныч яши алмадым.

- Ни өчен?

- Яулык бәйләп йөргәнгә, ябык мөслимә булганга. Мин Казанга моннан 15 ел элек килдем. Үзем рус кызы. Мөселман динен кабул иттем. Ирем дә мөселман кешесе, Авиастройда урнашкан мәктәптә математика һәм география фәннәрен укыта. Шәһәрдә ябык мөселманнарны яратмыйлар. Яулык кия башлагач та миңа гел карыйлар сыман тоелды. Тыныч тормадым. Ә монда беркем дә юк. Шәһәр җире кебек шау-шу юк. Кеше дә аз.

- Ә балаларыгыз ничек укырга бара?

- Әтиләре илтә. Алар барысы да бер мәктәптә укый. Бер сменада. Менә кечкенәбез дә үсеп килә. Балаларга да монда яхшырак булыр дип уйлыйм. Шәһәр алар өчен түгел. Бер бүлмәле квартирада яшәгәндә гел шау-шу иде. Кешеләр эчә, кычкырыша. Мондый тормышта балаларны яшәтәсем килмәде. Алар тыныч җирдә үсәргә тиеш.

- Ә бу өйдә яшәү уңайлымы?

- Әйе. Миңа барысы да ошый. Ут кына бар. Су алырга кое казылган. Коедан су ташыйсы юк. Бөтенесе өйгә кертелгән. Өйдә душ та, ванна да бар. Савыт-сабаны да тазга салып юмыйм. Ашарга пешерергә мультиварка бар. Әлегә газ кертелмәгән. Тиздән кертергә тиешләр. Ашарга пешерергә электр мичебез дә бар.

- Ут бетсә нишлисез?

- Бөтен нәрсә утка корылган. Бернишли дә алмыйбыз. Кыш көннәрендә бигрәк тә. Өйдә салкын булгалый.

- Балалар монда торганыгызга шатмы?

- Әйе. Аларга монда барысы да ошый. Малай көтү көтеп йөри көне буе. Нәрсәсе ошыйдыр, анысын белмим. Аларга монда уйнарга да җир җитәрлек. Саф һава, чисталык. Теләгән җиргә бара алалар. Ирек.

- Ризыкны каян аласыз?

- Ирем көн саен алып кайта. Кайвакыт балалар велосипед белән күрше Каймарга барып килә. Җәен җиләк-гөмбә дә җыябыз.

- Килеп керүгә үк кәҗәләрне күрдем, аларны асрарга урын бармы?

- Әйе. Кечкенә генә сараебыз бар. Кышын шунда урнаштырырга уйлыйбыз.

- Терлек үстерергә планлаштырасыз?

- Юк. Мин үзем шәһәр кешесе, ирем дә. Кышка да бернәрсә дә әзерләмибез. Бу кәҗәләрне безгә бүләк итеп бирделәр. Бездән ерак түгел Таҗикистаннан килгән гаилә яши. Балама сыер сөтенә караганда кәҗә сөте файдалы булыр дип уйладык. Алар безгә шулай кәҗә бүләк итәргә булдылар.

- Авырлыклар бармы?

- Яңгыр яуганда, яисә кыш көннәре. Яңгыр яуган вакытта йөрерлек булмый. Кышын кар арасыннан чыгып та булмый. Юлны көрәргә кирәк. Ул бик зур территория. Бөтенләй каплап киткәндә трактор чакыртырга туры килә. Байтак кеше таш салдыра. Безнең әлегә мөмкинлек юк. Яңгыр яуганда йөрерлек булсынга такталар җәйдек. Балалар да буялып бетәләр. Шәһәрдә торганда анда барма, монда кермә, пычранма, буялма дип тора идем. Монда алар ирекле. Иске киемнәр бирәм дә рәхәтләнәләр. Аларны гел шушылай пычранып иске киемнән йөри дип уйлый күрмәгез.

Кышларын бу гаиләгә искиткеч территорияне көрәргә туры килә икән. Ишек алдын гына түгел, машинаны чыгарыр өчен посадкага кадәр юлны чистартырга туры килә, диделәр. Ә посадкага кадәр чама белән әллә 300, әллә 400 метр. Әле аннан соң да юл була дигән сүз түгел, күп кар яуганнан соң посадка янындагы юлны да чистартучылар булмый. Гаиләне шушы авырлык та куркытмый. Юл булмаганда машинаны кырда калдыралар да, җәяү йөриләр икән. 

Әниләре яныннан бер адым да читкә китмәгән балалар белән дә сөйләшеп алырга өлгердем.

Тик никтер алар мондагы тормыш турында әниләре әйткән сүзләрне кабатлады.

- Монда нәрсә ошый?

- Саф һава. Уйнарга урын күп. Шәһәрдә бер бүлмәле квартирада безгә урын җитми иде, ә монда кая барсаң да була. Уйныйбыз, агачка менәбез, җиләк-гөмбә җыябыз. Велосипедта башка авылларга барабыз. Су коенабыз.

Абый белән сеңел икесе дә авылны ярата. Бөтен буш вакытларын уйнап үткәрә икән. Сорау биргәч, балалар җавап биргәнче әниләренә карады. Тату, дус гаилә булганнары күренеп тора. Ләкин нәрсәдәндер куркалар сыман хис кенә калды миндә.

Алты сыер, бихисап бәрән...

Эш көне булганга ахрысы кеше торган өйләрне табу кыен булды. Басу буйлап тау өстендә урнашкан өйләргә таба барганда атны аркан белән алып барган бер ир-атка юлыктык. Аларга да җир бүленеп бирелгән булып чыкты.

“Без Таҗикистаннан күчеп килдек. Әтиебезнең 6 баласы бар. Шуңа безгә җир бирделәр. Үземә ат алдык. Ниндидер эш өчен түгел, атта йөрисем килде. Әле монда күптән түгел генә күчеп килдек. 2 балам башка өйдә тора. Монда ут кертелгән. Балаларга да бу җирне күрсәттем. Алар ошаттылар. Бездән ерак түгел генә мәктәп булырга тиеш. Шунда аларны йөртергә планлаштырабыз. Ризыкны Казаннан алып кайтабыз. Хатыным әле эшләми, өйдә балалар карый. Үзем сатучы булып эшлим. Энем дә монда төпләнеп калырга уйлый, тиздән өйләнә”, - дип сөйләде Илшат Ходжаев. Эшенә барасы булып, аның сөйләшергә вакыты булмады.

Илшат Ходжаевның өйләре тау башында урнашкан. Без килгәндә балалар сарык көтүе көтеп йөри иде. Каршыма эт йөгереп чыкты, ул Роза исемле икән. Кешеләрне сагынган ахырысы эт - иркәләнә, уйный башлады. Өйләре зур түгел, төзелеп бетмәгән. Ишек алдында зур бер вольер тора. Анда һәм ишек алдында да этләр бар иде.

Илшат Ходжаевның өйләрен төшергәндә аның энесе Камал белән дә сөйләшеп алдык.

- Бәрәннәр үстерәбез. Үстергәч, сатабыз. Кышка калдырмыйбыз. 

Бәрәннәрнең санын Камал төгәл әйтеп бирә алмады. Ул аларны санамый икән. Камал эшләми, бәрәннәрне саклау белән шөгыльләнә. Үзенә әкренләп йорт салганы хакында сөйләде.

- Җәен бәрәннәрне карыйм. Эшкә урнашырга вакыт юк. Төзүче булырга укыйм әлегә, - дип сөйләде ул.

Ходжаевлар гаиләсе алты сыер тота.

- Сезгә бу җирләр нәрсәсе белән ошый?

- Һава чиста. Үзең теләгәнне эшләргә була. Ут кертелгән. Суны коедан алабыз. Газ гына юк. Алга таба монда каласым килә. Бу җирдә рәхәт. Яшәргә рәхәт.

“Әти - минем кумир!”

Тигезлектә урнашкан бер өйдә кешеләр блоклар белән стена төзеп яталар иде. Бу Анатолий Дурсаевлар гаиләсе булып чыкты.

“Үзебез Казанныкы. Җир алдык та, әле төзибез. Күченмәдек. Өч балам бар. Денис, Данил, Динар исемле. Монда табигать матур. Шәһәргә якын урнашкан бит. Цивилизация генә юк. Ут кертелгән. Газ, су юк. Үзебез канализация ясарга җыенабыз. Көн дә килеп йөрибез”, - дип сөйләде Анатолий Дурсаев стенага блоклар өсти-өсти.

Алар өйне көздән бирле төзи. “Балалар мәктәптә укыган вакытта күченергә җыенмыйбыз. Мәктәп тә якын безнең. Вакыт узу белән күченергә уйлыйбыз”, - ди Анатолий.

Әтиләренә төзергә булышкан уллары да бу җирне яратканнары хакында сөйләде.

Денис:“Көн дә монда киләбез. Төзибез. Монда ял итәргә генә кайтасым килә. Шашлык пешерергә. Кино да, театр да кирәкми. Монда тыныч, рәхәт. Якында гына урман. Җиләк җыярга барабыз”.

Динар: “Көн саен велосипедта йөрим. Шәһәрдә дуслар күбрәк булса да, монда да бар. Абыйлар белән уйныйм. Әтигә блоклар ташырга булышам. Ашарга пешерәм. Салатлар ясый беләм, аш та пешерәм. Киләчәктә әтием кебек буласым килә. Әти -  минем кумир!”

Данил: “Табигать матур монда. Туйганчы су коенырга була. Мәктәптә бассейнга йөри идек, шуңа бөтенебез дә йөзә белә. Көн дә әтигә төзергә булышабыз. Мин ашарга пешерәм. Киләчәктә дә повар һөнәрен сайлыйсым килә. Өчпочмак, төрле салатлар, аш, слойка, "королевская ватрушка" пешерә беләм. Нәрсә сорасалар, шуны әзерләп бирә алам. Үземнең зур ресторанымны ачасым килә. Мин анда шеф-повар булачакмын. Анда кешеләр күпләп киләчәк”. 

Бу балалар белән сөйләштем дә уйлана башладым. Кечкенәдән үк эш белеп үсәләр. Әти-әниләре хакында уйлыйлар. 9 яшендә ашарга пешерә белгән бала, киләчәктә дә зур уңышларга ирешер, миңа калса. Күп балалы гаиләләрнең күбесендә, бер-берсенә карата хөрмәт зур була. Алар ярдәмләшеп, бөтен эшне килешеп эшлиләр. Авыр эш эшләп үскән, чыныккан бала, тормыш авырлыклары алдында туктап калмый. Данил Дурсаевның да планнары зурдан, ул киләчәктә ресторан ачарга тели. Ун елдан, популярлык казанган, тәмле ризыклар белән тулып торган ресторанга кереп, үзе шушы ресторанның хуҗасы һәм шеф-повары булган Данилны очратсам, мин аптырамас идем. Хыялларның чынга аша торган гадәте бар. 

Яңа йорт салу бер дә җиңел эш түгел. Коммуникацияләре булмаган урыннарда - аеруча. Шуңа да Казан читенә шәһәр фатирында яшәп ияләнгән гаиләләр күченмәгән. Физик эштән курыкмаган һәм астында, өстендә күршеләре булудан башка да яши алган, үзләре генә яшәргә курыкмаган, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә әзер кешеләр күчеп килгән. Кышларын - юл булмаганда, ут сүнгәндә яши алган кешеләр биредә. Алар нинди генә шартлар булса да, биредә калырга риза.

Кем белә, бәлки күпмедер вакыттан соң иң хаклы кешеләр булыр. Алар "цивилизация казанышларын" саф һава, табигать кочагы, натураль продуктларга алыштырган.

Каймар читендәге күп балалы гаиләләр тормышыннан фоторепортаж:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100