Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан-Чаллы трассасында пассажир микроавтобусы юл читендә торган машинага бәрелгән: ике кеше һәлак, алты кеше авыр хәлдә

Иртәнге алтылар тирәсендә Казан-Чаллы трассасының 16 нчы чакрымында «Форд Транзит» пассажир микроавтобусы һәм «Валдай» автомобиле бәрелешкән.

news_top_970_100
Казан-Чаллы трассасында пассажир микроавтобусы юл читендә торган машинага бәрелгән: ике кеше һәлак, алты кеше авыр хәлдә
Авария нәтиҗәсендә ике кеше шунда ук һәлак булган. Тагын алты кешене Алабуга Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Зыян күрүчеләрнең икесе бик авыр хәлдә.

Башлангыч фаразларга караганда, «Форд» микроавтобусы шоферы, идарәсен югалтып, юл читендә туктап торган «Валдай» автомобиленә килеп бәрелгән.

Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100