news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан бюджеты керемнәрен һәм чыгымнарын тагын 2 млрд сумга арттырдылар

news_top
Казан бюджеты керемнәрен һәм чыгымнарын тагын 2 млрд сумга арттырдылар
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Казан шәһәренең 2025 ел бюджеты керемнәре һәм чыгымнары тагын 2 миллиард сумга арттырылды. Бу хакта шәһәр Думасының II сессия утырышында билгеле булды. Доклад белән шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

Нәтиҗәдә, шәһәр бюджеты елга керемнәр буенча — элек планлаштырылган 52,4 миллиард урынына 54,3 миллиард сум, чыгымнар буенча исә — 61,2 миллиард урынына 63,29 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Шулай ук бюджет дефициты 100 миллион сумга артып, 8,9 миллиард сум булачак. Элек исә бюджет дефицитсыз дип планлаштырылган иде. Бу җитмәүчелек шәһәр бюджетының калган акчалары исәбенә капланачак.

Өстәмә бүленгән акчаларның 1 миллиард сумы муниципаль учреждениеләргә, 358,3 миллионы – торак-коммуналь хуҗалык тармагына, 312 миллионы — суд карарларын үтәүгә, ә 121,1 миллионы капиталь ремонт һәм төзелеш эшләренә юнәлдереләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар