Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан – Буа – Ульяновск юлында коточкыч авария булган

news_top_970_100
Казан – Буа – Ульяновск юлында коточкыч авария булган
tatarstan24.tv

Бүген Казан – Буа – Ульяновск юлында коточкыч авария булган. Биредә 3 машина бәрелешкән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Scania йөк машинасы, Kia Riо җиңел автомобиле һәм «ГАЗель» федераль трассаның 143нче километрында бәрелешә. Фаҗига урыннан кадрлар социаль челтәрләрдә таралган.

Якынча белешмә буенча, Scania йөк машинасы Пермьнән Луганск Халык Республикасына гуманитар йөк илтә бара. Ул алдагы машинаны узар өчен каршы як полосага чыга һәм шунда Kia Riо белән «ГАЗель»гә бәрелә.

Scania эчендә 5 «УАЗ» машинасы була, аларның берсе тулысынча янып беткән. Йөк машинасы үзе дә тулысынча янган. Калган машиналарга, гуманитар йөккә һәм кешеләргә зыян килмәгән. Фаҗига сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100