Казан-Буа-Ульяновск юлынында һәлакәттә 2 кеше үлгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, фаҗига бүген әлеге трассасаның 107нче километрында була.
Якынча белешмә буенча «Volvo» йөк машинасының прицебы ычкынып китә, ул каршы як полосага чыга һәм «УАЗ» машинасына бәрелә. Аннары «УАЗ» «Ман» йөк машинасына килеп керә.
«УАЗ» йөртүчесе һәм пассажиры урында һәлак була.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.