«Казан – Буа – Ульяновск» трассасының 377 нче чакрымында Самара өлкәсендә «Лада Гранта» һәм йөк машинасы бәрелешкән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, җиңел машина каршы як полосага чыккан.
Бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең 2 пассажиры урында ук һәлак булган. «Лада»ның йөртүчесен һәм тагын 1 пассажирын хастаханәгә озатканнар.