news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан кызы Язилә, бала тапкан мизгелен күрсәтеп, берничә миллион карау җыйган

news_top
Казан кызы Язилә, бала тапкан мизгелен күрсәтеп, берничә миллион карау җыйган
yazilya_hs аккаунтыннан скриншот

Казан блогеры Язилә Басырова икенче улын табу мизгелләрен социаль челтәрдә күрсәтте. 26 яшьлек Язилә үзен социаль челтәрдә «Татарка из Казани» дип яза һәм гаиләсендәге бәхетле мизгеләре белән уртаклашып бара. Аның 162 мең язылучысы бар. Әйтергә кирәк, бала туу мизгеле социаль челтәр кулланучылар арасында зур кызыксыну уяткан: бу видео 3 миллионга якын карау җыйган.

Язилә ире Камил белән Эмин исемле малай тәрбияли. Икенче улларына Эльман дип исем кушканнар. Ике баласы туганда да әти кеше хатыны белән бергә булган.

«Камил белән бергә икенче тапкыр бала таптык. Бала туу мизгелен иреңнән башка гына тоюны күз алдыма да китермим. Минем өчен бу һәрвакыт шулай булырга тиеш кебек. Камил – тыныч һәм үзен кулда тота торган кеше. Тулгак тотканда да аның бер карашы һәм үбеп алуы минем хәлемне яхшырта иде», – дип язган блогер видеолары янына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар