Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан блогеры Айгөл Тимердән тиз ясала торган алма бәлеше рецепты

Блогер алманы бераз пешереп ала.

news_top_970_100
Казан блогеры Айгөл Тимердән тиз ясала торган алма бәлеше рецепты
https://www.instagram.com/aygul_temir_/

Камыр өчен 150-200 грамм атланмай, 250 грамм тирәсе он, өчтән бер өлеш стакан җылы су, 1 чәй кашыгы коры чүпрә, 1-2 аш кашыгы шикәр комы, кашык очында тоз.

Эчлек өчен 10-15ләп чагыштырмача зур алманы чистартып турарга. Таба төбенә 2 аш кашыгы су салып, капкачын ябып, алманы 10 минут тирәсе, сүлпән утта пешереп аласыз. Өстенә кирәгенчә шикәр комы һәм камырга дигән 1 пачка майның дүрттән берен саласыз.

Эчлек әзер. Суына торсын. Камырга тотыныйк.

Эш тәртибе:

Өчтән бер өлеш стакан җылымса суга шикәр комы, шуның өстенә чүпрә салырга, болгатырга, күпергәнче тотарга.

«Калган майга (мин бүлмә температурысындагы белән эш итәргә яратам, чөнки бик уңайлы уала) 250 грамм тирәсе он, тоз салам да, вак валчыкка әйләнгәнче уам», дип язган блогер.

Чүпрә күпереп чыккач, онга салып камыр басарга. Камыр чагыштырмача каты була, кулга ябышмый. Күпергәнен көтәргә кирәкми.

Шушы камырны ике өлешкә бүлеп (астына күбрәк, өстенә әзрәк) юка гына итеп җәяргә. Эчлеге сыеграк була, ага дип курыксагыз крахмал яисә манный сала аласыз.

180 градуска кадәр кызган духовкага куясыз. Суынганын көтегез, кайнар чагында киссәгез, агарга мөмкин.

«Менә шундый тиз һәм ансат пирог. Камыры кетердәп тора, үзе уала, тәмгә бик тәмле! Ә иң мөһиме — тиз ясала», — дип язган Айгөл Тимер.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100