Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан блогеры Айгөл Тимер гаиләләрендәге үзенчәлекле романтика турында язган

Ул үз сәхифәсендә кызыклы темаларга багышланган үзенчәлекле блок алып бара.

news_top_970_100
Казан блогеры Айгөл Тимер гаиләләрендәге үзенчәлекле романтика турында язган
https://www.instagram.com/aygul_temir_/

Казан блогеры, өч кыз әнисе Айгөл Тимер ире белән икесе арасындагы үзенчәлекле романтика турында язган.

«Бездәге романтика! Бер капчык! Безнең икәү бергә таң атканын күзәткәнебез юк. Ләкин таң атканда чиратлашып елак баланы йоклатып азапланганыбыз бар!

Безнең икәү генә шәм яктысында кичке аш ашаганыбыз юк! Ләкин икебезгә генә дип оештырылган кичке ашта, сөю тулы күзләр белән, балаларның без кабызган шәмне сүндереп, аннары кабызып уйнаганнарын күзәткән бар!

Безнең гомергә бергә булабыз дигән вәгъдәләр бирешкәнебез юк! Ләкин шул бирелгән гомерне идеаль түгел итеп яши алуыбызга сөенгәнебез бар!

Әтисе, без ничә ел бергә?

13 була бугай!

— Ничек аерылышмыйча шулай озак бергә була алдык икән?

Түзәм инде, түзәм.

Кем кемгә түзәдер әле! Әле ярый мине очраткансың!

Әле ярый сине очратканмын.

Нинди романтик син, әтисе.

Сез дә шундый «романтик»лармы соң ул?! Артык романтик гамәлләрегез турында язмагыз, минеке кебекләр хатыннарыннан «Әнә кеше ирләре…» дигәнне ишетерлек булмасын бүген. Чамалап кына, кыскасы! Ярага тоз салмагыз!» — дип язган ул.

Блогерның язылучылары арасында да иренең кесәсендә көне буе ятып, изелеп беткән кәнфитне алып кайтуын, үзенә 4 сосиска пешереп, берсен хатынына калдыруын, заправкада бушка биргән кофены алып кайтуын да «романтика»га санаучылар бар икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100