news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан блогеры Алияне әбисе ачулана: «Татар хатыны уңган булырга тиеш»

news_top
Казан блогеры Алияне әбисе ачулана: «Татар хатыны уңган булырга тиеш»
Фото: Алия Мәһдиева-Рәҗәпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Казанда яшәүче популяр блогер, «Ак Барс» матчларын алып баручы, «Аляска» буларак танылган Алия Мәһдиева-Рәҗәпова әбисе белән кызыклы видеолар төшерә. Бу юлы ул өлкән яшьтәге әбисен токмач җәйгәндә сөйләштергән.

Токмач кисә белмичә кияүгә чыгарга ярамый...

– Аны сатып алырга була бит.

– Хәзер сатып алырга була, элек юк иде. Кибетнеке тәмле дә түгел ул, минеке тәмлерәк.

– Авыр бит, вакыт кирәк бит аңа.

Өлгерә идек. Эшкә дә бара идек, токмач та җәя идек. Үзенә күрә бер мавыгу, рәхәтлек, акча да түлисе юк. Мин токмач җәйгән саен кил дә карап тор. Җәеп кара. Ирең аңа бик риза була инде. Сез ялкауланасыз. Сезгә сатып кына алырга булсын. Син токмач җәя һәм кисә белергә тиеш. Татар хатыны уңган булырга тиеш. Шул телефонда утырасыз. Бер бала бер эш белми. Кайталар да кунакка, шул телефонда утыралар. «Хәлең ничек? Нәрсә эшләргә?» – дип тә сорамыйлар. Тьфү, ябыштырттың сөйләштереп...

– Мин гаеплеме?

Әйе инде, син сөйләштерәсең бит!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар