«Казан» бию ансамбле биючесе репетиция вакытында аягын сындырган
Коллектив юбилей концертлары өчен «Голливуд» дип исемләнгән яңа шоу-программа әзерли.
Кичә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Казан» бию ансамбле 25 еллыгын билгеләп үтте. Репетицияләр вакытында ансамбльнең биючесе Элеонора Үмәрова ялгыш егылып аягына зыян китергән.
Бернигә карамастан, ул бәйрәмгә килде. Сәхнәгә чакырып, аңа Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан бирелгән «Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен» дигән мактау грамотасы тапшырдылар. Тизрәк терел, Элеонора!