Казан банкирын үле килеш тапканнар
Элиталы яхт-клубта үләр алдыннан, ул дустына шалтыратып хәлен сөйләгән.
Мәскәү янындагы Мытищи тирәсендә көймә каютасында "БТА-Казань" банкы хуҗаларының берсе булган Сергей Ш. мәетен тапканнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Әлеге хәл узган якшәмбедә булган. Мәеттә көчләп үтерү эзләре табылмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу кеше йөрәге авыртып үлеп киткән. Үләр алдыннан ул дустына шалтыратып хәлен сөйләгән. Шуннан соң көймә каютасында җан биргән.
Хәбәрдәге белешмә буенча, бу кеше "БТА-Казань" банкының элеккеге хуҗасы булган.