news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан автоинспекторлары полиэтилен кисәге йоткан баланы коткарырга ярдәм иткән

Җиде айлык бала ашаганда чит предметны йотып җибәргән.

news_top
Казан автоинспекторлары полиэтилен кисәге йоткан баланы коткарырга ярдәм иткән
Татарстан буенча ЮХИДИ

Казанда нәни баласы полиэтилен йоткан ир-атка автоинспекторлар ярдәм иткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Казанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Жигули» машинасы белән идарә итүче 22 яшьлек ир-ат ЮХИДИ экипажына мөрәҗәгать итә. Аның җиде айлык баласы полиэтилен кисәге йоткан һәм хәзер ул буыла башлаган. Яшь әти ярдәм сорый.

ЮХИДИ инспекторлары утырган машинада тавыш һәм яктылык сигналын кабызалар һәм баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтәләр. Бәхеткә, табиблар сабыйга ярдәм итәргә өлгерә.

Соңрак ачыкланганча, ашаткан вакытта сабый полиэтилен кисәген йотып җибәрә. Чит предмет баланың сулыш алуына комачаулый, ул ашый алмый.

Баланың әти-әнисе ЮХИДИ инспекторлары Павел Назаров һәм Айрат Вәлиевкә рәхмәт әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар