Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан – Анталья самолетында үлгән кыз Олы Шилнәдән булган

news_top_970_100
Казан – Анталья самолетында үлгән кыз Олы Шилнәдән булган
Фото: © «Татар-информ»

Казаннан Антальяга оча торган самолетның пассажиры вафат булган. Бу хакта TourDom.ru порталы турагентлыкка сылтама белән хәбәр итә.

Ачыкланганча, самолет 17 сентябрьдә җирле вакыт белән 12.44 сәгатьтә һавага күтәрелгән. Очыш вакытында кинәт кенә бер пассажирның – 17 яшьлек инвалид кызның – хәле начарайган. Аның өянәге кузгалган, һәм йөрәге туктаган.

Әлеге рейс белән очкан 2 табиб кызның йөрәгенә массаж ясаган һәм ясалма сулыш алдырган. Әмма ярдәм итә алмаганнар, диелә хәбәрдә.

Соңрак «Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, мәрхүмә кыз София исемле, ул Тукай районының Олы Шилнә авылында яшәгән, балачактан инвалид булган. Ул әнисе белән Төркиягә ялга очкан. Самолетта астма өянәге башланган, аннары йөрәге туктаган.

Самолетны Казахстанның Уральск шәһәрендә туктатканнар. «Ашыгыч ярдәм» табиблары кызның үлемен раслаган,

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100