news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан аэропортыннан очып китеп баручы самолет куянны таптаган

news_top
Казан аэропортыннан очып китеп баручы самолет куянны таптаган
"Татар-информ" архивы

Казан аэропортында пассажир самолеты астына куян килеп кергән. Бу турыда Идел буе Транспорт прокуратурасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл 21 октябрьдә көндез була. Самолет очып киткән чакта куянны таптый.

«Airbus 321 һава судносы экипажы Казан-Худжанд рейсын башкарганда, очып китү полосасында куянга бәрелү турында хәбәр итте», – диелә хәбәрдә.

Самолет очышын штатлы режимда дәвам иткән. Тикшерү эшләре башланган. Аэродром хезмәте инженеры полосада куян калдыкларын тапкан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар