news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан аэропортыннан кешеләрне эвакуацияләделәр

Билгесез кеше шалтыратып, бомба булуы турында хәбәр итү сәбәпле, аэропорттан кешеләрне эвакуацияләделәр.

news_top
Казан аэропортыннан кешеләрне эвакуацияләделәр

Аэропортка барлык экстрен хезмәтләр китерелгән. Аэропорттан барлык кешеләрне тиз арада урамга чыгарганнар. Шаһитлар әйтүенчә, алар урамда ярты сәгать тирәсе торган. Шалтыратуның ялган булуы ачыкланган. Кинелоглар тикшергәч, кешеләрне кире бинага керткәннәр. 

Хәзер аэропорт үз режимында эшли. 

Мәскәүдән килгән ике самолет пассажирларына, тикшерү эшләре бару сәбәпле, илле минут тирәсе көтәргә туры килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар