Казан аэропортына алтын самолет төште: Малайзия Королен Татарстан Рәисе каршы алды

Бүген Татарстан башкаласына Малайзия Короле Солтан Ибраһим килде. Әлеге кадрларны Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында күрсәтте.
«Казан Халыкара аэропортына алтын самолет төште», – дип яза Лилия Галимова.
Солтан Ибраһимны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
«Малайзиянең Югары җитәкчесе Россиягә беренче рәсми сәфәргә килде. Сәфәр кысаларында ул Мәскәүдән тыш Казанга да килергә карар кылды. Рәхим итегез!» – дип яза Лилия Галимова.