news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда 17 яшьлек үсмер югалган

news_top

Татарстан башкаласында 17 яшьлек Кирилл Орлов югалган. 28 апрельдән бирле аның кайда булуы билгесез, дип хәбәр итә «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Билгеләр: буе 184 см, урта гәүдәле, чәчләре коңгырт, күзләре соры-коңгырт.

Югалган көнне егет көрән куртка, зәңгәр джинс чалбар һәм ак кроссовкалар кигән була.

Эзләүгә ярдәм итә алырлык мәгълүматлары булучылар 8 (800) 700-54-52 кайнар линиясенә шалтырата ала (шалтырату бушлай).

Фото: © «Лиза-Алерт»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар