Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахстанның көньягындагы бәрелешләрдә ун кеше үлгән

Дунган халкы яшәгән авылларда дистәләгән йортны ут төртеп яндырганнар.

news_top_970_100
Казахстанның көньягындагы бәрелешләрдә ун кеше үлгән
видеодан скриншот

Казахстанның көньягындагы Жамбыл өлкәсендәге чуалышлар вакытында ким дигәндә 10 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә «Хабар 24».

Төбәк җитәкчесе — аким Аскар Мырзәхмәтов әйтүенчә, бәрелешләрдә меңгә якын кеше катнашкан. 47 кеше кулга алынган.

Кичә Жамбыл өлкәсе Сортобе авылындагы бер автомобиль йөртүчене тәртип бозуда шикләнеп туктаталар.Бүлеккә барырга дигәч, ул машинасына утырып кача. Аның артыннан полиция куа башлый. Ул бары тик үзенең ишегалдында гына туктый. Йорттан чыккан туганнары полицейскийларга таш ата башлый.

Бу ике вакыйга бер берсенә бәйлеме - әлегә анысы хакында анык кына әйтә алмыйлар. Әмма шушы ук вакытта күршедәге Масанчи авылында сугыш чыга. Анда казахлар белән дунганнар (ислам динендәге кытайлар) катнаша. Сугыш кадрлары социаль челтәрләрдә таралгач, анда катнашырга теләүчеләр күпкә арта. Бу ызгыш милләтара низагка казахлар белән дунганнар арасында бәрелешкә әйләнә. Төнлә казахлар яшәгән авылларда яшәүчеләр днганнар яшәгән авылларга һөҗүм итәләр (башлыча Масанчи авылына), ут төртәләр, кешеләрне кыйнйлар утлы коралдан аталар. Сигез кеше бәрелешләр вакытында, икесе хастанәдә үлә.

Бәрелешләр вакытында 50 йортка, 15 кибеткә зыян килгән, 23 машинаны яндырганнар яки җимергәннәр.

Дунганнар Кыргызстанга качып китә башлаган.

Илбашы Касым-Жомарт Токаев бу хәлне ике халык арасындагы конфликт дип атаган һәм аннан провокаторлар файдаланды дигән. Ил җитәкчелеге әйтүенчә, монда милләтара низаг юк.

Һөҗүм вакытында йорт-җирсез калган 1,5 мең кешене балалар бакчасында һәм мәчеттә урнаштырганнар.

Районда гадәттән тыш хәлләр режимы кертелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100