news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казахстандагы юл һәлакәтендә 11 кеше үлгән - видео

Казахстандагы юл һәлакәтендә 11 кеше үлгән - видео

news_top
Казахстандагы юл һәлакәтендә 11 кеше үлгән - видео

Алма-Ата-Ташкент трассасында автобус һәлакәткә юлыккан. Авариядә 11 кеше һәлак булган. Аларның өчесе - Үзбәкстан гражданнары, дип хәбәр итә "Российская газета".

Һәлакәт җирле вакыт белән иртәнге 05:00 сәгатьтә Жамбыл районында була. Трассаның бу урынында Тойота автомобиле юл читендә туктап торган йөк машинасын бәрдерә. Автобус һәлакәт булган урынны әйләнеп үтәргә тели, әмма йөртүче идарәне югалта һәм юл читенә чыгып каплана. 

Һәлакәт вакытында 8 кеше һәлак була, 32 кешене хастаханәгә җибәрәләр. 3 кеше хастаханәдә һәлак була. Шаһитләр авария булган урынны видеога төшереп алган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар