Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахстанда үз кызын көчләгән педофилга мәҗбүри кастрация ясаячаклар

Суд педофилга кастрация ясау турында хөкем чыгарган.

news_top_970_100
Казахстанда үз кызын көчләгән педофилга мәҗбүри кастрация ясаячаклар
Павлодар өлкәсендә педофил кастрациягә хөкем ителгән. Бу хакта «Казинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Павлодар районы суды хәбәр итүенчә, 33 яшьлек Олег Мухин 10 яшьлек кызын беренче тапкыр бер ел элек, хатыны үлгәч көчли. Бу җинаять бер ел буе диярлек дәвам итә, аннары кыз бу хакта туганына сөйли. Ата кеше кулга алына, кызны приюта урнаштыралар. Суд ике ел буе дәвам итә.

Олег Мухинны 16 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Моннан тыш Павлодар өлкәсе судьясы Нурлан Айтбаев Олег Мухинны мәҗбүри дәвалауга - кастрациягә хөкем итә. Кастрация химик юл, ягъни инъекция кадау ысулы белән башкарылачак. Павлодар өлкәсе сәламәтлек саклау идарәсе вәкиле Айгөл Макушева хәбәр итүенчә, бу кешегә ай саен три ампула инъекция кертеләчәк. "Химик дәвалау" Олег Мухинның калган гомере буена башкарылачак. Психиатрлар бу кеше сәләтсез дигән карар кабул иткән очракта гына инъекцияләр кертелү туктатылырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100