Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахстанда протестлар вакытында Россиядән килгән күп балалы хатынны атып үтергәннәр

26 яшьлек хатын ире белән аерылышкан булган, аның өч баласы хәзер кайнанасы карый.

news_top_970_100
Казахстанда протестлар вакытында Россиядән килгән күп балалы хатынны атып үтергәннәр
https://pixabay.com

Казахстанда бәрелешләр вакытында Россиядән килгән хатын-кыз һәлак булган. Аны атып үтергәннәр. Бу белешмәне Жамбыл өлкәсе полициясе раслый, дип яза РЕН ТВ.

«Ул массакүләм тәртипсезлекләр вакытында атудан үлгән, бу вакытта бирегә җыелган кораллы кешеләр ата башлаган», — дип аңлатканнар полициядә.

26 яшьлек Мария Кимның Казахстанда яшәү өчен рәсми документы булган. Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр бу белешмәне Россия илчелеге дә раслаган. 26 яшьлек хатынның өч баласы бар. Аны Тараз шәһәрендә атып үтергәннәр.

Мария Кимны эштән кайтканда подъезд төбендә үтергәннәр. Аңа бандитлар һөҗүм иткән һәм терәп атканнар, дип яза «Вести» каналы.

Видеокүзәтү камерасы язмаларында күренгәнчә, Мария 6 гыйнварда 18:54 сәгатьтә «Лады-Ларгус» машинасының алгы утыргычына утыра. Ул эшли торган кафедан хезмәткәрләре машина белән өйгә озаталар.

«23 00 тирәсендә без Мариянең реанимациядә булуын белдек. Икенче көнне ул үлгән», — ди Мария эшли торган кофейня хуҗасы.

Мариянең кайнанасы сүзләренчә, хатынның корсагына атканнар һәм ул урында ук үлгән инде. Хәзер Мариянең өч баласы кайнанасында яши. Ул ире белән аерылышкан булган.

Җинаятьчеләр тотылмаган әле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100