Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахстанда массакүләм протестлар нәтиҗәсендә хөкүмәт отставкага китте

Газ ягулыгы бәясенең ике тапкыр артуы нәтиҗәсендә 2 гыйнварда Жанаозен шәһәрендә башланган протестлар бөтен илдә сәяси протестларга әйләнде.

news_top_970_100
Казахстанда массакүләм протестлар нәтиҗәсендә хөкүмәт отставкага китте

Казахстан президенты Касым-Жомарт Токаев хөкүмәтне отставкага җибәрү турында карарга кул куйды. Премьер вазифаларын беренче вице-премьер Алихан Смаилов башкарачак. Кабминның яңа составы сайланганчы элекке хөкүмәт вакытлыча вазифаларын башкаруын дәвам итә. 2019 елның февраленнән хөкүмәт рәисе Аскар Мамин иде.

Президент ярдәмчесе Ерлан Каринны яңа дәүләт секретаре итеп билгеләде. Элек бу вазифада Крымбек Кушербаев иде. Дәүләт секретаре эчке һәм тышкы сәясәт өчен җаваплы.

1 гыйнварда газга бәяләр ике тапкыр арту аркасында Жанаозена һәм Актау халкы митингларга чыкты. Халык дәгъвасын кабул итеп, бәяләрне кире үз хәленә төшерү турында карар да кабул ителде. Әмма протест бөтен илгә җәелде - халык полиция белән сугыша, полиция машиналарын яндыра, хөкүмәтне отставкага, элекке президент Назарбаевны сәясәттән куа.

Токаев бәяләрне элекке хәленә кайтару турында карар кабул итте. (Элек безнең акча белән 9 сум тирәсе, күтәрелгән, 20 тирәсе, әмма Казахстанда хезмәт хакы күләме азрак).

Президент Касым-Жомарт Токаев халыкка мөрәҗәгать белән чыкты, кайбер өлкәләрдә комендант сәгате кертелде.

Алматыда халык акимат - җирле хакимияткә бәреп кергән. Илнең кайбер төбәкләрендә полиция халык ягына чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100