Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахстанда газга бәя күтәрелгәч, меңнәрчә кеше митингка чыкты

1 гыйнвардан 1 литр газга бәя 60 тан 120 тәңкәгә күтәрелде.

news_top_970_100
Казахстанда газга бәя күтәрелгәч, меңнәрчә кеше митингка чыкты

Казахстанда газга бәяләр арту сәбәпле, 4 гыйнварда халык протест белдереп урамнарга чыкты. 1 гыйнварда 1 литр газга бәя 60 тәңкәдән (0,13 доллар, яки 9,78 сум) 120 тәңкәгә (0,27 доллар, яки 20,32 сум) күтәрелде.

Актау, Атырау шәһәрләрендә хокук саклаучылар белән бәрелешләр бара. Бу турыда телеграм-каналлар хәбәр итте.

Әлеге видео Атырау шәһәрендә төшерелгән.

EADaily хәбәр иткәнчә, Мангистау өлкәсенең Жанаозен шәһәрендә автомобильчеләр дә протестка чыкты. Алар да сыекландырылган газга бәяне төшерүне таләп итә.

«Каламакс» вахтачылары да забастовкага чыкты. Алар җәяүләп Актау шәһәренә бара.

Хакимият комиссияләре инициатив төркемнәр белән сөйләшүләр алып бара. Алар ситуацияне көйләү турында фикер алыша, диелә Хөкүмәт сайтында.

Биредәге блогерлар Актау шәһәрендә 16 мең кеше, Жанаозенда 10 мең кеше протест митингына чыкты, дип хәбәр итте. Нур-Солтанда акциягә килүчеләр Актаудагы митинг белән телекүпер оештыруны таләп итә. Полиция берничә кешене тоткарлаган. Алма-Атада Республика мәйданын чолгап алганнар, шәһәр уртасында интернет эшләми. Атырауда йөзләрчә кеше митингка чыккан. Жамбыл өлкәсендә, Шымкент һәм Кокшетауда да протест чаралары бара.

Актау шәһәрендәге Хөкүмәт комиссиясе активистлар белән очрашкан. Алар сыекландырылган газга бәяләрне 50 тәңкәгә кадәр киметү турында килешкән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Актау шәһәрендәге протестчылар ил башлыгы белән очрашуны таләп итә. Бу турыда «Интерфакс» яза.

Моңа кадәр демонстрантлар белән вице-премьер Ералы Тугжанов һәм Мангистау өлкәсе акимы Нурлан Ногаев очраша. Тугжанов газ бәясен 50 тәңкәгә төшерергә ышандырган.

Шулай да халык таралырга ашыкмый, алар президент Касым-Жомарт Токаев белән очрашу таләп итә, дип яза РЕН ТВ.

Президент халыкка мөрәҗәгать иткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Касым-Жомарт Токаев ватандашларын җәмгыятьне бердәмлеген һәм стабильлеген сакларга, деструктив чакыруларга бирешмәскә чакыра.

«Хакимият Мангистау өлкәсендә газга бәяне 50 тәңкәгә төшерергә карар кылды», — дип яза ул Твиттерда.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100