Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахстан турында 30 факт: Бөек дала, гаҗәеп Астана, сәер спорт, ак корт һәм башкалар

Казахстан - территориясе буенча иң зур төрки дәүләт. Соңгы елларда Казахстан төрки халыкларның вәкилләре катнашында күп чаралар уздыра. Казан-Астана арасында мөнәсәбәтләр дә елдан ел якыная бара. Шул уңайдан, "Интертат" Казахстан турында кызыклы 30 мәгълүмат туплады.

news_top_970_100
Казахстан турында 30 факт: Бөек дала, гаҗәеп Астана, сәер спорт, ак корт һәм башкалар
1.Казахстан – дөньядагы иң зур илләрнең берсе. Территориясе буенча дөньяда тугызынчы урында, элекке Советлар Союзы илләре арасында – Россиядән соң икенче. 
 
2.Казахстанның башкаласы Астана “башкала” дип тәрҗемә ителә. Дөньяда тагын ике генә илнең башкаласы җирле телдән башкала дип тәрҗемә ителә - Көньяк Корея башкаласы Сеул һәм Япония башкаласы Токио (Көнчыгыш башкала). Астана – илнең үзәгендәге далада башкала буларак махсус төзелгән шәһәр. 

3.Астана – Монголия башкаласы Улан-Батордан кала дөньяның иң салкын башкаласы. Кышын температураның минус 40 градус тирәсендә торуы – гадәти күренеш. Астанада салкын вакытларда капюшонлы кием бик популяр. Шәһәрдә һәрвакыт диярлек җил исә. 



4.Татар байлары үз акчаларына бик күп казах балаларын укыткан. Бик күп казах шәхесләренең хатыннары татар. Казах шагыйре Абайның да беренче җыентыгы Казанда чыккан.

5.Астанада бик үзенчәлекле биналар салынган. Аларның күбесенең рәсми атамасыннан тыш халык телендәге кушаматлары бар. 

 

Байтирәкне - "Чупа-чупас". Транспорт һәм коммуникацияләр министрлыгы бинасын “зажигалка” дип йөртәләр. Үзәк концерт залы – “Кәбестә". “Төньяк балкышы” – "Исерекләр". Милли архив – “Йомырка”. "Алтын Орда" - "Алтын чиләкләр". Казах милли сәнгать университеты вулкан кратеры кебек, ә аны “пепельница” дип атыйлар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасын – “клизма”,  Астана Тауэрсны – "банан", “Астаналык” үзәген – “Шприц” дип йөртәләр. "Матрас", "Кырмыска оясы", "Элеватор” дип аталган биналар бар.. 

6. Астанадагы "Хан-Шатыр" сәүдә йорты – дөньядагы иң зур чатыр. Forbes журналы фаразы буенча, дөньяның иң яхшы ун эко-бинасы исемлегендә. 


7.Байтерек, ягъни “бай тирәк” - Астана уртасындагы 100 метрлы монумент. Авторы – Нурсолтан Назарбаев. Металл конструкция өстендә зур шар. Борынгы күчмә халыклар риваятьләре буенча, дөнья чигендәге елга ярында Тормыш агачы Бәйтерек үсә, агачлары җир асты патшалыгында, кәүсәсе – Җирдә, ә ябалдашы Күк патшалыгында. Ел саен Сәмруг кош агачка йомырка – Кояш сала, аны агач төбендә яшәгән аждаһа ашый. Бу ел фасыллары алышуны һәм яманлык белән яхшылык алышуның символы. 



Монументтагы шарга лифтта күтәрелергә мөмкин. Бәясе – 150 сум тирәсе. Шар эченнән шәһәрне фотога төшерәләр, шулай ук монда “Аялы алакан” композициясе бар – Нурсолтан Назарбаевның уң кулы эзе. Туристлар, чират торып, шунда кулларын куеп фотога төшәләр. 

     

8.Казахстан – чит илләрдә яшәүче казахларны кайтаруны дәүләт программасы дәрәҗәсендә оештырган өч дәүләтнең берсе. Репатриантларны кайтаруны Израиль һәм Германия генә дәүләт программасы итеп оештырган иде. Өченчесе – Казахстан. 25 ел эчендә 1 миллионга якын казах (биредә аларны оралманнар дип йөртәләр) үз иленә кайткан.

09.Казахстан - халык иң сирәк урнашкан илләрнең берсе. Дөньядагы 195 ил арасында ул 186 урында. 2,7 млн квадрат километр территориядә 18 миллион кеше яши. Халык тыгызлыгы буенча Казахстан Себердән калыштмый. Чагыштыру өчен – якынча шундый ук территорияле Аргентинада 70 миллион кеше яши. 



11.Казахларның иң яраткан милли ризыгы – курут (корт). Татарларның гөбәдия пешергәндә кулланган кортлары көрән төстә һәм таралып торса, казахларныкы ак төстә, тозлы, шарчыклар формасында. Казахлар бу ризыкны хәтта чәй эчкәндә дә ашый. Бик туклыклы һәм бозылмый торган ризык булганга, бу ризыкны кәрваннарда йөргәндә атларга да ашатканнар. 
 
Казахлар, халык дошманнары дип сөрелгән хатын-кызларга шушы кортларны ата торган була. Сакчылар, казахлар таш ата дип уйлаган. Бу хакта “Корт – кыйммәтле таш” дип аталган фильм да төшерелгән.

 

12.Казахларның барысы да үз ыруын һәм җиде буын нәселен белә. Илдә 200 төп ыру, алардан бүленгән ыручыкларны санасаң, меңгә җитә. Шушы ырулар өч төркемгә – жузларга (Олы, Кече, Урта Жузлар) берләшә. Үз ыруыңдагы кеше белән никахлашу тыелган. Ыруларның үз кануннары бар. “Элиталы” ырулар – мәсәлән, ханнар ыруы “канлы” булган кебек, хурлыклы саналган ырулар да бар, элиталы ырулар алар белән никахлашмый.

13.Казахларның милли спорт төре кокпар яки кок-бору (күк бүре) – дөньяда иң сәер спорт төре дип атала. Җайдаклар ике командага бүленеп, мәйданның ике ягына тезелешеп баса. Уртага кәҗә түшкәсе куялар. Ике команда җайдаклары да, атта килеш түшкәне алып, аны мәйданның икенче ягына куелган кәрҗингә илтеп салырга тиеш. 
 
Бу башка халыклар өчен бик гаҗәп һәм ахмак уен кебек тоелса да, аның җирлеге аңлаешлы. Сугыш вакытында атыннан егылган яраланган сугышчыны җирдән күтәреп алып, коткарырга кирәк була. Шушы күнекмәләрне булдыру өчен, казахлар шушындый уен уйлап таба. Ул көзен үткәрелә – җәен бу уенны уздыру өчен бик эссе, кышын – артык салкын. 


14.Казахстан совет чорында халыкларны сөргенлеккә җибәрү урыны буларак файдаланыла. Республикага барлыгы 1 млн 200 мең башка милләт кешесе сөрелгән дип уйлыйлар. Алар – немецлар, чеченнар, ингушлар, калмыклар, балкарлар, кырым татарлары, кореялылар,мөсхет төрекләре, карачәйләр, греклар һ.б. 
 
Казахстанны халыклар өчен төрмә итеп сайлауның берничә сәбәбе бар. Беренчедән – искиткеч зур буш территорияләр. Икенчедән, биредәге лагерьлардан качу мөмкин булмый диярлек – далага качып киткән кеше җәен сусызлыктан, кышын салкыннан һәлак була. Өченчедән, Казахстанда репрессияләр оештыру белән “танылган” нарком Ежов карьерасын Казахстанда башлый, югарыга күтәрелгәч тә, бу республиканы “онытмый”. Дүртенчедән, Казахстандагы рудникларны, шахталарны үзләштерер өчен эшче көчләр кирәк була. 

15.Репрессия елларында Казахстандагы лагерьлар үзләренең зурлыклары белән шаккаттырырлык. Мәсәлән, Карлаг (Караганда төзәтү-хезмәт лагере) территориясе белән Франция кадәр. Алжир – (Акмолинский лагерь жен изменников родины) – шулай ук Казахстандагы билгеле лагерь. Монда репрессияләнгән кешеләрнең хатыннары һәм кыз туганнары җибәрелгән. 

16.Казахстанның, Россиянең кебек үк, бер өлеше Европада, икенче өлеше Азиядә урнашкан. Ул океанга чыгу юлы булмаган иң зур ил.


17.Казахстан – СССР составыннан чыккан соңгы ил. Казахстан мөстәкыйльлеге турында 1991 елның 16 декабрендә игълан итә. Нурсолтан Назарбаев – Казахстан мөстәкыйльлек игълан ителгәннән соң хәзергә кадәр президент.

18.Казахстанның милли валютасы – тәңкә (тенге). Бер тенге 5 сум тирәсе. 

 

19.Казахстанда бик күп заманча сүзләрнең казахча тәрҗемәләрен уйлап тапканнар. Мәсәлән – Интернет – галамтор, экспресс – тулпар. Стюардесса – аспансерек, граммафон пластинкасы – көйтабак, кобыланама – компас, колтыравын – крокодил, несие – кредит, пернетакта – клавиатура, көйсандык – пианино, кылтима – балкон, шаптырма – душ, каршы – финанс. 


  
Финанс министрлыгы - Каржы министрлыгы. inform.kz фотосы     

20.Казах телен популярлаштыру өчен Казахстанның милли телевидениесенә казах телен белгән рус телле дикторларны чыгарганнар. Алар казах телен белүнең дәрәҗәле булуын пропагандалый.

21.Казахстан тарихында роль уйнаган шәхесләрнең исемнәре шәһәр урамнарына кушылган һәм алар хөрмәтенә бик күп һәйкәлләр куелган. Һәр төбәктә үз батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәлләр бар. 

 

22.Казахстанда бик үзенчәлекле климат. Ел әйләнәсендә климат арасындагы үзгәреш 100 градус булырга мөмкин. Мәсәлән, Астанада җәен 50 градуска якын эсселек, кышын минус 50 градус булырга мөмкин.

23.Казахстанда иң күп чәй эчәләр – бер елга 1,2 кг. Чәй ватаны Һиндстанда – 650 грамм. Хәзер Казахстанда иң популяр чәй – “Ташкент чәе”. Иң кызыгы – Үзбәкстан башкаласы Ташкентта мондый чәй барлыгы турында хәбәрдар түгелләр. Рецепты - кара һәм яшел чәй бер күләмдә. Ярты телем лимон, шикәр камышы кисәге яки бар, ярты яфрак бөтнеккә кайнар су коеп, биш минут төнәтергә. Чәй шушындый төстә булырга тиеш.


24.Казахстанда бик сәер күл – Балхаш бар. Аның ярты ягы төче, ярты ягы тозлы сулы.

25.Дөньядагы беренче космодром – Байконур Казахстанда урнашкан. Беренче космонавт Гагарин шушы космодромнан оча, ул әлегә кадәр хезмәт итә. Байконур Россиягә арендага бирелгән.

26.Казахстан далаларында әлегә кадәр кыргый дөяләр һәм кыргый атлар бар.

27.Казахстанда бик сәер һәйкәлләр бар. Мәсәлән, "Битлз" төркеменә һәм "Где-где? В Караганде!" гыйбарәсенә багышланган һәйкәл. Шимкентта лалә чәчәгенә, Астанада балдакка һәйкәл бар.



28.Казахстан чит илләргә саткан товарлар: тимер, бодай һәм... мунчала. 

 

29.Казахстанның тагын бер башкаласы – Төркестан. Биредә төрки дөньяда бик популяр шәхес – Хуҗа Әхмәт Ясәви мавзолее салынган. Өч тапкыр Төркестанга бару бер кече Хаҗны алыштыра дигән ышану бар. Шушы ук мавзолевда казахларның ханнары да күмелгән. 

  

 

30.Казахстан белән Россия арасындагы чик – дөньядагы иң озын коры җир чиге.

31.Казахстан кухнясындагы төп ризык – ит. Казахлар татар кухнясын төрлелеге өчен ярата.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100