Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казах профессорыннан коронавирусны җиңү өчен киңәшләр: «Ат ите ашагыз, кымыз эчегез!»

Медицина фәннәре докторы, профессор Ерболат Даленов авыру белән көрәшүнең милли ысуллары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, безнең ата-бабаларыбыз милли аш-суларның сәламәтлек өчен файдасы турында белгән.

news_top_970_100
Казах профессорыннан коронавирусны җиңү өчен киңәшләр: «Ат ите ашагыз, кымыз эчегез!»
www.inform.kz

Организмда антитәнчекләр эшләп чыгарырга ярдәм итә торган казах милли ризыклары турында «Казинформ» агентлыгы язмасын тәкъдим итәбез.

«Вирусны җиңәр өчен позитив кәеф кирәк»

«Ике мәсьәлә бар: беренчесе — организмга вирус эләгүен булдырмау, икенчесе — вирус йоктырган очракта, авыр нәтиҗәләрен булдырмый калу. Бу мөһим эш. Беренче чиратта, эпидемиология режимын катгый үтәргә кирәк.

Икенчесе — кеше организмына коронавирус эләккәннән соң, аның тәэсир итү механизмнары бар. Бу турында күп кеше белми. Бу механизмнарны исәпкә алып, авыруның кискенләшүенә юл куймаска кирәк.

Өченчесе — авырган кешеләрне тиешенчә дәвалау. Бу катлаулы, озак эш», — диде Даленов.

Профессор сүзләренчә, вирусны җиңәр өчен, беренче чиратта, кеше позитив кәефтә булырга тиеш. Чөнки депрессия һәм курку авыру кешене тагын да ныграк газаплый, болар организмны көчсезләндерә.

Вирусны җиңәр өчен кеше позитив кәефтә булырга тиеш. Депрессия һәм курку организмны тагын да ныграк газаплый, көчсезләндерә.

«Казахстанда коронавирус йоктыручыларның 80 проценты авыруны җиңел формада уздыра, бу яхшы. Калганнар авыруны уртача яки катлаулы формада кичерә. Моны да дәвалап була. Гомумән, безнең гражданнар узган елның декабреннән, гыйнвар-февральдән бирле җиңел формада авырый. Пневмониянең, бронхитның җиңел формалары декабрьдә башланды. Авырып терелүчеләрдә иммунитет барлыкка килде», — диде Даленов. Шулай ук ул кешеләрнең авырып терелүе исәбенә коллектив иммунитеты барлыкка китерү мөһимлеген дә әйтте.

Профессор әйтүенчә, иммунитет барлыкка килде дә, авырырга ярый дип кул кушырып утырырга ярамый. Авыруны булдырмый калу өчен эпидемиология режимын катгый үтәргә кирәк.

«Үпкәләргә май кирәк, ит ашагыз!»

«Казах халкының менталитеты искиткеч. Шулай да, кайбер мәсьәләләрне әле өйрәнәсе бар.

Икенчедән, дөрес тукланырга кирәк. Хәзер коронавирусның төп тәэсире — организмга эләккәннән соң ул капиллярларның эчке катламнарына үтеп керә һәм ялкынсыну процессы барлыкка китерә. Капиллярларның күбесе үпкәләрдә урнашкан.

Үпкәләр ялкынсынганда коронавирус инфекциясе сурфактант (үпкә альвеолаларының эчке ягындагы актив матдәләр катнашмасы) катламын юкка чыгара башлый. Бу май катламы, үпкәләргә май кирәк. Элекке чорларда туберкулез яки грипп белән авырган кешеләргә кыздырылган курдюк, кымыз һәм бурсык мае биргәннәр.

Үпкәләр — бик күп гормоннар үзәге. Шуңа күрә үпкәләр дөрес эшләсен өчен майлар кирәк», — диде профессор. Шулай ук авыруны булдырмас өчен күп итеп су эчәргә дә киңәш итте ул.

Үпкәләр — күп гормоннар үзәге. Алар дөрес эшләсен өчен майлар кирәк.

Ешрак ит шулпасы эчәргә кирәк дип саный Ерболат Даленов. Рационның 50-60 процентын ит, калганын яшелчәләр тәшкил итәргә тиеш.

«Сарык, бозау һәм ат итеннән шулпа, кош ите һәм балык — болар барысы да сәламәтлек өчен файдалы. Аеруча ат итендә яшелчәләрдә булган бөтен витаминнар да бар. Сарык, ат итендә холестерин бик аз.

Ни өчен казахлар борынгы заманнардан ук кодаларын курдюк мае һәм бавыр белән сыйлаган? Алар моның сәламәтлек өчен файдалы икәнен белгәннәр. Болар барысы да фәнни дәлилләнгән.

Ләкин бу ризыкларны дөрес итеп кулланырга кирәк. Кеше нинди хәлдә? Аның йөрәк яки бавыр авырулары юкмы? Һәр кешенең сәламәтлек торышын индивидуаль бәяләргә, ризыкны кирәкле күләмдә бирергә кирәк», — диде профессор.

«Кымыз, шубат, саумал эчегез!»

Даленов кымыз һәм шубат кебек эчемлекләрнең файдасы турында да сөйләде. Алар ялкынсынуга каршы тора, матдәләр алмашын көйли, организмның реакциясен арттыра, кан әйләнешен яхшырта.

«Кымызны төштән соң эчү файдалы. Ә саумалдагы кислота һәм аксым, альбуминнар һәм аминокислоталар антитәнчекләр барлыкка килүгә ярдәм итә. Антитәнчекләр вирусларга каршы тора, аларның тәэсирен киметә.

Шуңа күрә авыруны булдырмас өчен кымыз, шубат һәм саумал эчәргә кирәк. Мин хәзер күп кешенең кымыз ясаучылар янына килеп, саумал эчү өчен чиратта торганнарын ишетәм. Әмма, кешеләрнең бер үк савыттан эчүе — дөрес түгел. Шуңа күрә гигиена нормаларының үтәлүе мөһим. Әгәр саумалны дөрес куллансаң — бу бик мөһим дәвалану», — диде Даленов.

Кымыз, саумал, шубат ялкынсынуга каршы тора, матдәләр алмашын көйли, организмның реакциясен арттыра, кан әйләнешен яхшырта.

Профессор әйткәнчә, халык борынгы чорлардан бирле бик күп авырулар кичергән, алардан котылган, шул исәптән милли ризыклар ярдәмендә дә дәваланган.

«Шуңа күрә, без бу авыруны да җиңәчәкбез. Карантин чараларын начар оештыру аркасында авырлыклар белән очрашабыз. Хәзер барысы да җайланып килә. Берәүләр моны сәясәт дип атады, икенчеләре — гади грипп диде һәм шушы хәлгә калдык та инде. Монда бернинди сәясәт тә юк.

Әле кичә генә күршебез вафат булды. Бер ир-ат гаҗәпләнеп: «Безнең илдә коронавирус бар икән», — диде. Моны туктатырга кирәк. Сакланырга, урамда битлек киеп йөрергә, кулларны еш юарга! Баш иеп исәнләшегез. Әлегә кочаклашырга да кирәкмәс. Сак булыйк», — дип йомгаклары Ерболат Даленов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100