Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казага калган намазны ничек укырга?

Намаз – мөэмин мөселман үтәргә тиешле фарыз гамәл, аны вакытында укый алмасагыз, каза калдырып укыгыз.

news_top_970_100
Казага калган намазны ничек укырга?
https://pixabay.com/ru

Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматов «Баш казый хөкемнәре» китабында әлеге сорауга түбәндәгечә җавап биргән:

«Фарыз намазларны укыр өчен ир кешегә азан әйтү һәм камәт төшерү сөннәт. Әгәр бер кеше бер көнлек калган намазларын укырга ниятли икән, бер көнлек намазга азан әйтә һәм камәт әйтә дә иртәнге намазны укый, сәлам бирә дә торып камәт әйтеп, ниятләп, өйлә намазының фарызын укый, сәлам бирә дә торып камәт әйтеп, ниятләп, икенде намазын укый, сәлам бирә дә торып камәт әйтеп, ниятләп ахшам намазының фарызын укый, сәлам бирә дә торып камәт әйтеп, ниятләп ястү намазын укый. Ахырдан тәсбих әйтеп (анысы үз ихтыяры), дога укып тәмамлый. Кыскасы, 1 көнлек калган намазда 1 азан, 5 камәт укыла. Ә көнлек намазны үз вакытында үтәгәндә һәркайсына азан, камәт тиешле».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100