Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Каз тәннәре чыкты» – Чаллыда хәрби махсус операциядән кайтуга кызы янына мәктәпкә килгән

news_top_970_100

Чаллының Мәләкәс аръягы микрайонындагы 39нчы мәктәп укучысы Аиша Әхмәтованың әтисе махсус операциядән кайту белән үк кызы укыган мәктәпкә юнәлгән. 

Хәрби дәрес вакытында сыйныфка килеп керә. Баласы белән озак вакытлар күрешмәгән әти кеше кызын кулларына күтәреп ала, үзе сөенечтән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртә.

Калган балалар сыйныфташларының әтисен алкышлар белән сәламләгән.

«Каз тәннәре чыкты», «Барлык сабыйларның да әтиләре исән-имин әйләнеп кайтсын иде», «Елаттыгыз. Барыгыз да исән кайта күрегез», – дип язалар «Челны онлайн» төркемендәге видео янына. 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100