Татар эстрадасының яшь җырчысы Марат Яруллин «Минем серем» җырына клип төшергән.
Яңа җырның авторлары – Миләүшә Әфләтунова һәм Ильмира Нәгыймова. Маратның бу җырын да яратып кабул иткәннәр. Җырчыга яңа җыр өчен рәхмәт әйтеп комментарий калдырганнар.
«Бер үк вакытта тынычландыра да, шатландыра да торган җыр булган», «Күңелгә үтәрлек җыр», «Тылсымлы җыр», «Каз тәне чыгарлык», «Бишек җыры сыман, оныгым татарча белмәсә дә, сезнең җырларны ярата, биш минутта йоклап та китте» кебек комментарийлар белән бәяләгән тамашачы.