Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Каз тәпие" печеньесы

Саба районында яшәүче Исмегөл ападан "Каз тәпие" печеньесы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Каз тәпие" печеньесы
Камыр өчен: 100 г атланмай, 300 г эремчек, 0,5 стакан шикәр комы, ванилин, тоз, 1,5 стакан чамасы он.
  
Бүлмә температурасында йомшарган атланмай, эремчек, шикәр комы, тоз, ванилинны салып, яхшылап болгатырга. Он өстәп, йомшак камыр басарга. Кунада камыр җәяргә, өстенә шикәр комы сибеп уклау белән тәгәрәтеп алырга. Аннары стакан ярдәмендә түгәрәкләр кисәргә. Һәр түгәрәкне урталай бөкләргә, өстенә шикәр комы сибәргә һәм тагын бер тапкыр бөкләргә. Почмакланып калган өлешенә йомшак кына итеп басып алырга. Урта җиреннән ике ягыннан пычак белән кисеп җибәрергә, нәкъ каз тәпие формасын ала. 

Табаны майларга, "Каз тәпие" печеньеларын төзәргә һәм духовкада 15-20 минут пешерергә.

 "Бу печенье миңа бернинди сода, аш серкәсе кебек нәрсәләр булмавы белән ошый. Сезгә дә ошар дип уйлыйм", - дип язган Исмегөл ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100