Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каз кыздыру сере, мунча себеркесе шифасы - Мәскәү базарында быел бәяләр артканмы?

Яңа елдан соң базарлар нихәл икән дип, Мәскәү базарына юл тоттым.

news_top_970_100
Каз кыздыру сере, мунча себеркесе шифасы - Мәскәү базарында быел бәяләр артканмы?

Базарга килеп кергәндә сәгать 11нче яртыларны күрсәтә иде. Халык йоклый, күрәсең, кешеләр әз, базар әле үзе дә йокысыннан уянып кына килә. Кайбер сатучылар, гомумән, килеп тә тормаган. Ябык павильоннар ачыкларына караганда күбрәк иде.

Монда килеп керүгә сатучылар бер-берсен Яңа ел белән котлыйдыр, хәл-әхвәлләр сорашадыр, күңелле итеп сөйләшәләрдер дип уйлаган идем. Нишләптер бар нәрсә дә күңелсез иде. Ял көннәре булуга карамастан, кешеләр каядыр ашыга-чаба. Һәммәсен монда ниндидер йомыш китергән булса кирәк. Бары җимеш сатучы җылы як кешеләре генә шат, елмаеп торалар. Тик нишләптер бүген алар да әллә каян үзләренең татлы җимешләрен авыз итәргә чакырып тормый.

Моңсу сатучылар, ябык павильоннар

«Бөтенесен дә тезмәдем әле, кеше әз ич. Каникул ахырына таба халык арта. Безнең бәяләр үзгәрмәде, узган елдагыча калды», — дип калды бер җимеш таулары хуҗасы.

Кемнәрдер пакетларын күтәреп, базардан чыгып та баралар. Бабасы артыннан калышмыйм дип, 10 яшьләр чамасындагы кыз да ашыгып атлый. Балалар белән йөрүче тагын бер-ике кеше генә күренде.

Мондагы халыкның бөтенесе дә диярлек битлектән йөри. Бигрәк тә бу сүзләргә олырак буын вәкилләре колак салуы күзгә ташланды. Базарда йөрүче яшьләр очрамады да диярлек.

Кар бабай, аю, боланнар төшерелгән матур свитерларын сатучы апа әле элеп кенә маташа иде. «Бигрәк матур, йомшак икән бу свитерлар да, моны хәзер алучы буламы соң инде?» — дип сүз башладым. «Менә бит сез күрдегез, рәхмәт. Матур шул, Төркиядән бу, мең ярым гына тора. Әле бүләк итеп өлгермәүчеләр дә бар бит. Менә шулар ала. Кемдер үзенә бүләк җитмәде дип саный. 10сына кадәр сатабыз аларны», — диде ул.

Яңа ел, кыш элементлары сурәтләнгән Төркия киемнәрен фотога төшерергә рөхсәт итмәделәр. Хуҗасы сүзләренә караганда, конкурентлыктан куркалар. Алар әйтүенчә, башка мондый киемнәр бер җирдә дә юк. Берәрсен киеп карыйсы калган икән шул. Эчкәрәк үтүгә тагын бер җирдә нәкъ шундый ук киемнәр эленеп тора иде.

Башта базарда йөрү әллә ничек күңелсез булды. Миңа гына түгел, сатучыларның үзләренә дә шулай иде бугай. Әллә сатып алучылар булмавына эчләре пошты, әллә чыкканнарына үкенделәр. Шунда берсе: «Тагын ике сәгатьләп торам да кайтам, кичкә хәтле торып булмас», — дип сөйләгәне колакка чалынды. Товарларын чыгарып салган сатучыларның кайсы каһвә, кайсы чәй эчә, бер урында биеп торучылары да бар.

Артык салкын булмаса да, аякларга үтә башлаганын мин дә тойдым. Көне буе монда ничек торалардыр?

Аяк киеме сатучы ханым әллә уянып җитмәгән булды, әллә айнып бетмәгән иде. Кулында каһвә, үзе никтер моңсу. Сөйләвенә караганда, ул бүген инде әйбер сатып та өлгергән.

«Бүген беренче көн чыктык әле. Халык булырмы, юкмы, әйтеп булмый шул. Хәзер бит конкурентлык та көчле. Сәүдә үзәкләрендә дә нәрсә генә юк. Безнең еллар буена тупланган үз клиентларыбыз бар», — диде аяк киеме сатучы Рита.

Урта яшьләрдәге, ашыгып кына бара торган бер ханымны туктаттым. «Азык-төлеккә чыктым монда. Элек шушы Мәскәү районында тора идем. Хәзер Нагорный якларына күчсәк тә, бүген базарга килергә булдым әле. Шушында яши торган дус-ишләргә кунакка да кереп чыгам. Бәяләр арткан, йомырканыкы күтәрелгән. Ул Яңа елга хәтле үк арткан иде, ахры», — диде ул.

Сатучыларның да, анда йөрүче кешеләрнең дә сөйләшәсе килми иде. Кулдагы телефонны күргәч, куркып, шикләнеп: «Яздырасызмы?» — дип сорап, борылып китеп үк бардылар. Чәчәк сатучыларның да һәркайсы үз эше белән мәшгуль: кайсы ашый, кайсы тәмәкәсен кабызып маташа, сөйләшәселәре килмәде.

Бәйрәм казы

Өстәл өстендә ялтырап яткан каз түшкәләре янына барып бастым. «Бу безнең үзебезнең хуҗалыкта үстерелгән казлар, ферманыкы түгел. Чувашия республикасы Козлов районыннан киләбез монда», — дип сөйли дә башлады сатучы апа. Шул арада Раштуа бәйрәменә симез каз алырга дип бер ир белән хатын килеп басты. Сатучының теле телгә йокмый, үзем дә таң калып, менә кайда осталык дип тыңлап тордым.

«Менә тотып карагыз әле, бавыры катып та өлгермәгән, кичә генә суелган казлар бу», — дип исбатларга кереште сатучы. Казлары чынлап та бик матур иде шул. Шундый оста йолкыганнар йоннарын, тиресенең бер генә урыны да бозылмаган, бер генә шырпысы да калмаган, үзләре сап-сары. Нишләп кечкенә генә пакетка салынган ярты кило бавыр катып өлгермәгәне һәм 4 килолык казның туңган булуы ул вакытта берәүдә дә сорау тудырмады. Сатучы апа бәясен белергә генә туктаган хатын белән ирне биш минут эчендә казлы итте дә куйды. Арттарак тагын килеп баскан берничә кеше сатучы апаны тыңлый иде.

Казны әйләндереп-әйләндереп, итлерәк җирләрен төртеп күрсәтте сатучы. «Сезгә зуррак кирәкме, кечерәкме?» — дип сорагач, каяндыр юрган астыннан тагын бер түшкәне чыгарып, өстәлгә салдылар.

«Мин шулай Раштуага алдан ук әзерләнеп куям. Казны ике кат махсус пакет эченә тыгып, газ мичендә пешерәчәкмен», — ди каз алырга чыккан апа.

Сатучы да үзенең «фирменный» рецепты белән уртаклашты.

«Казны башта 3 л суга 1 стакан шикәр комы, ярты стакан тоз салып әзерләнгән суда тотам. Бишесе көнне үк шул тозлы суга салып куярга кирәк. Айваны эре кисәкләргә бүлеп, алманы, әфлисунны дүрткә кисеп, кызыл суганны кискәләп, каз эченә тутырам. Айва кирәк, онытмагыз. Казның тышын паприка, кара борыч белән ышкыгыз. Ике сәгатьтән дә артык пешермәгез. Искиткеч тәмле булып кыза. Бу инглизләр рецепты, мин гел шулай эшлим.

Мин сезгә хәзер менә бу ана казны бирәм. Аның ите ата казныкына караганда йомшаграк була», — дип ышандырды сатучы. Ә менә ата белән анасын ул каз түшкәләренә карап ничек ачыклавын әйтмәде, анысы сер булып калды.

«Менә бусы 1900 сум була. 1 килосы 500 сум. 400 сумлыклары ферманыкы алар. Айва алырга онытмагыз», — дип сөйләнә-сөйләнә казны пакетка тыгып, теге ханымның кулына да тоттырып куйды.

Бәяләрне ишетеп, казларга карап торган бер ханым: «Коронавирустан соң бәяләр артты шул», — дип пышылдады.

 «Мин дә каз алырга чыктым бүген. Авылга әнигә күчтәнәчсез кайтып булмый бит. Ел да шулай каз алам. Бәяләр арткан инде. Яңа елга хәтле 4 киллограммлы казны 2100 сумга алган идем. Яңа елга берәр атна кала бәяләре тагын да арткан. Аермасы бер меңгә хәтле. Боларның бәяләре ярый да, казлары ябык бит. Авылга күчтәнәчкә кечкенә каз алып кайта алмыйм инде», — дип Азат абый симез каз эзләп алга таба китте.

Шифалы мунча себеркесе

Машинасын юл кырыена гына куйды да, бер абзый тиз генә йөгереп базарга кереп китте. Озак та тормады, кулына себерке тотып кире чыкты. «Мунчада чабыныр өчен себерке алырга гына туктадым», — диде дә, ашыгып юлын дәвам итте ул.

Матур итеп себеркеләрен тезеп салган сатучы Михаил абый сөйләшүгә каршы килмәде. «Без Марий-Элдан ук киләбез. Һәр шимбә, якшәмбе көнне без монда. Бу себеркеләр барысы да урманнан җыела. Мунча — сәламәтлек бит ул. Менә пихта бронхлар өчен, үпкәләр өчен файдалы, бәясе 100 сум. Имән һәм каен себеркеләрен июль аенда ук җыеп әзерләп куям. Иң файдалысы — имәннеке. Бер ягында пихта, икенче ягында каен ботагы - мондый катнаш себеркеләрем дә бар әле. Халык әкренләп килә башлады инде», — диде ул.

Һәр себеркенең шифасын, файдасын тыныч, төпле итеп аңлатып та бирде үзе. Сатучы Михаил абый янында басып торучы кеше аның даими клиенты булып чыкты. «Мин себеркене аннан гына алам. Ияләштем, хәзер үзен дә белеп бетердем инде. Себеркеләре дә бик яхшы бит. Атна уртасында Миша абый булмый, шуңа бүген күбрәк алып куйдым әле. Аның себеркеләре белән генә чабынам», — дип пакетын әйләндерә-әйләндерә сөйләде Радик әфәнде.

Шунда ук бер абзый яныбызга килеп, шулай ук себерке сайлый башлады. «Мин Мишаны күптән беләм. Себеркеләре бик җайлы: зур да, кечкенә дә түгел. 3-4 мунчада чабынырга җитә берсе. Кыш көне мунчадан чыккач, мин себеркене карга күмеп куям. Җылыга кертеп, әзрәк ташта җылытып алам да чабынам. Суга да салырга кирәкми, дымлы торалар болай да», — диде мунча белгече.

Иң кыйммәтле мунча себеркесе имәннеке икән — 200 сум. «Имән бик озак үсә, урман эчләрендә генә, җитмәсә, алар әз дә әле, ләкин иң ныклысы. Шуңа ул кыйммәтрәк йөри. Аны сораучылар да күп. Көне буена алып бетерәләр моны», — дип аңлатты себеркеләр остасы Михаил.

Көрәк сайлап торучы тун кигән бер апа янына татарча сөйләшкәннәрен ишетеп тукталдым. «Кар да ява, менә көрәк кирәк иде әле. Азык-төлек алабыз да хәзер өйгә кайтабыз. Бәяләрне арткан дип әйтәләр, әле үзем күрмәдем», — ди Сәрия апа.

Базардан инде чыгып барам дигәндә бер кызыкка тап булдым. Бер ир карны көрәге белән зур гына сумкага тутыра иде. «Базар эченнән карны көрим. Түбәгә яуганны көрәү минем вазифага керми, тик түбә ишелмәсен дип, анысын үзем чыгарам инде моннан», — дип сумкасына тутырган карны өстерәп, базардан чыгып китте ул.

Бүген базарга вакыт үткәрер өчен генә чыккан кешеләрне күрмәдем. Күбесе азык-төлек алырга дип чыккан. Сәгать ярым эчендә каткан аякларымны тыпырдатып, бозлы кулларымны йонлы бияләй эчендә җылытырга тырышып, мин дә кайтыр якка авыштым. Базарда сатучылар ничек түзәдер…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100