Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каз каклау тәртибе

Татар халык мәҗлесләрендә казның урыны табын түрендә. Кыз сорарга баралармы, кодаларга кунаккамы, яисә чит илгә чыгалармы, татарлар парлы казны пешереп яки какланганны алып бара.

news_top_970_100
Каз каклау тәртибе

Какланган каз яки тозлы каз Сабан туе якынлашуын искәртә кебек, чөнки ул нәкъ менә Сабан туйларына өлгерә дә.

Бер көнне Казандагы дустым шалтыратып: "Күчтәнәчкә каз бирделәр, каклап куяр идем, тәртибе ничек?" - дип сорады. Шуннан укучыларыбызга да дистә еллар безнең гаиләдә кулланылган каз каклау тәртибен тәкъдим итәргә булдым.

Казларны туңдыргычтан алып җебетергә, юарга, бераз кипшетергә, тозны жәлләмичә тышына һәм эченә ышкырга, эченә тоз салып калдырырга, шулай эшләгәндә эче күгәрми. Кәгазь капчыкларга яки азык кәгазенә салып төрергә, чормага элеп куярга. Май ахырларында эченнән тозын алырга, юарга һәм өстенә кайнар су сибәргә. Кояш төшә торган урынга элеп куярга. Кояш яхшы кыздырганда 2-3 көннән, ягъни казның мае үтә күренмәле була башлагач, әзер дигән сүз.

Казны балта белән уртага ярырга, аннары тагын ике өлешне берәр тапкыр уртага чабарга һәм шакмаклап турарга, шулай ук бөтен килеш түшеннән иң матур кисәкләрен кисеп, кунак өстәлен бизәргә мөмкин.

Шуны истә тотарга кирәк: какланган казны суыткычка куймау хәерле, юкса, тәме “китә”, шулай ук кояшлы урында да тотарга ярамый, чөнки кибеп китәчәк. Салкынча, кояш төшми торган урынга куйсагыз була. Ә какланган казны соңрак, мәсәлән, августта, бәлки бәрәңге алганда, сентябрьдә ашарга уйласагыз, каз түшкәләренең тозын бушатырга, әмма юмыйча, тукыма яки 4-5 тапкыр марля белән төреп элеп куярга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100