Каз ите шулпасыннан кычыткан ашы
Мин бүген кычыткан ашы пешердем. Белсәгез иде тәмен...
Каз итен суда кайнатып, шулпа ясадым. Шулпага бераз кәбестә, бәрәңге, кишер, суган, сарымсак, петрушка салып пешердем. Соңыннан кычыткан һәм ике зур йомырка туглап салдым.
Ничек кенә, нәрсә генә салып пешерсәгез дә кычытканлы аш пешерергә тырышыгыз.