Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каюм Насыйриның туганы: «Аңа үзе теләгән эше белән шөгыльләнергә ирек бирмәгәннәр»

Мәгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы... Кайсы гына өлкәне алсаң да, Каюм Насыйриның белмәгәне булмагандыр төсле. Вафатыннан 121 ел узса да, безгә ул әле дә яңа яктан ачыла бара. Каюм Насыйри музее мөдире Рушания Шәфигуллина галим турында кызыклы фактлар турында сөйләде.

news_top_970_100
Каюм Насыйриның туганы: «Аңа үзе теләгән эше белән шөгыльләнергә ирек бирмәгәннәр»
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Татар җәмәгатьчелеге Яңа татар бистәсе зиратында Каюм Насыйри каберен зыярәт кылды. «Интертат» хәбәрчесе Каюм Насыйри музее мөдире Рушания Шәфигуллина үткәргән экскурсияне тыңлап, музейда яңгыраган җәмәгатьчелеккә аз билгеле булган кызыклы фактларны язып алды.

Бабасы 100дән артык Коръәнне кулдан күчергән

Габделкаюм Насыйри һәрбер эшен башлар алдыннан «бисмиллаһ» сүзен әйткән. Нәселенең башын, авылының тарихын Болгар белән бәйли. Ул 9 буын бабасының исемен терки, иң ахырдан «әл-Болгари» дип, ягъни Болгар җиреннән – гыйлем дөньясыннан чыгышын ассызыклый. Каюм Насыйри тамырлары борынгы мәдәнияткә бәйле.

Каюм Насыйри бөтен гомерен гыйлемгә багышлый. Ул, әхрәви фәннәр янәшәсендә дөньяви фәннәрне яңадан күтәрергә кирәк, дигән максат куя. Насыйри башлангыч белемне әтисе, бабасыннан ала. Габделхөсәен, Габденнасыйр – икесе дә гыйлем ияләре. Насыйри истәлекләрендә аларның исемнәрен зурлап яза. Аның бабасы 100дән артык Коръәнне кулдан күчергән. Әтиләре, бабалары гарәп теле, гарәп синтаксисы юнәлешендә эшләгәннәр, күпсанлы дәреслекләр калдырганнар. Каюм Насыйри сәяхәт кылган вакытта Каргалы мәдрәсәсендә аларның дәреслекләрен күреп, сокланып, рәхмәт сүзләре белән искә ала.

Әтисе дә, бабасы да рус телен яхшы белгән

16 яше тулгач, әтисе Каюмны Казанда Сәгыйть әл Әхмәт мәдрәсәсенә укырга кертә. Фарсы, гарәп телләренә әлеге мәдрәсәдә өйрәнсәләр, дөньяви фәннәрне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә үзләштергәннәр. Бу мәдрәсәдә Каюм Насыйри 13 ел укый, шәригать нигезләрен, телләр өйрәнә. Рус дөньясы белән бәйләнеш Насыйрилар гаиләсендә күптәннән була: әтисе рус телендә документлар тутыра, бабасы Мәскәүдә хезмәт итеп кайткан була.

Татар телен әкиятләр аша өйрәткән

Алдагы 15 елын Каюм Насыйри Казанның «Духовная семинария»се белән бәйли. Бу – алдынгы уку йортларының берсе була. Биредә христиан белән янәшә ислам динен, татар телен өйрәнәләр. Каюм Насыйри исә татар телендә гамәли дәресләр үткәрә. Мондагы эшчәнлеген ул яңа мәгариф системасын булдырыр өчен куллана. Европа үрнәгендә булган яңа дәреслекләр яза. Шундый дәреслекләрнең беренчел үрнәге – «Краткая грамматика». Ни кызыклы, Каюм Насыйри «Духовная семинария»дә халык авыз иҗаты, татар әкиятләреннән мисаллар китереп, дәресләр бирә. Аның дәресләрен укыган лингвист Филипп Фортунатов, Масловскийлар татар дөньясы белән шул рәвешле таныша.

Таләпчән укытучы булган

Каюм Насыйри татар телен өйрәтүгә бик таләпчән укытучы булган, дип әйтәләр. Документларда шулай язылган. Иң югары балл – 10 балл булса. Мәсәлән, бөтен фәннәрдән 10 балл алган Масловскийга Каюм Насыйри 8 баллдан артыгын куймаган.

Татар әдәбиятында энциклопедия жанрын башлап җибәргән

Беренче татар энциклопедиясен Каюм Насыйри төзегән. Әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнгән вакытта, әдәбиятта энциклопедия жанрын Каюм Насыйри башлап җибәрде, дигән фикер бар. «Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият» – беренче татар энциклопедиясе: кеше акылы, фән, этика, тел мәсьәләләре, фольклор, әдәбият, музыка кебек темаларга багышлана, 40 бүлектән тора, 1884-1905 елларда 7 тапкыр басыла. Әйтик, «Татар байлары», «Татар укымышлылары», «Шәрык укымышлылары» җыентыклары календарьләрдә генә дөнья күрә. Анда дистәләгән шәхеснең биографиясе, эшчәнлеге турында мәгълүмат бар. Ул аны галим буларак өйрәнеп, тәкъдим иткән.

Дөньяви фәннәр белән кызыксынган

Татар әкиятләре, Әбугалисинага багышланган тәрҗемә әсәрдә, әкияти формада булса да, химия, симия кебек фәннәр турында искәртелә. Дөньяви фәннәргә кагылышы булган китапларны алып, Насыйри баштан балаларга тәрҗемә итә, соңрак әдәби эшчәнлегенә шундый китапларның эчтәлеген, мәгънәсен кертеп җибәрә. Каюм Насыйри дөньяви милли мәгарифнең үрнәкләрен бирә. Бу үрнәкләр алга таба «Татарская учительская школа»да дәвам иттерелә.

Шул дәвердә Каюм Насыйри күп дәреслекләр яза, мәсәлән, географиягә багышлап, 4 китап чыгара: «Географик терминнар», «Африка кыйтгасы» һ.б. Мәсәлән, татар дөньясыннан күренешләрне математик мисал итеп әзерли. Әдәбият, тәрҗемә, тел өлкәсендә эшләгән, дидек. Моннан тыш, ул менә дигән картограф булган! Әйтик, Казан губернасы картасы, Европада үткән тимер юллар картасы, астрономик сызымнары булган.

Хезмәтләрендә гарәп һәм фарсы алынмалары күп

Насыйри мирасында әдәби эшчәнлек бик зур: XI-XVIII гасырлар арасындагы әдәби үсешне ул әдәби эшчәнлегендә чагылдыра: «Кырык вәзир кыйссасы», «Кырык бакча» һ.б. Татар зыялысы элек телләрне бик яхшы белгән: татар, гарәп, фарсы, рус телләрендә китапларны укый алган. XIX гасырның бер үрнәге буларак, Каюм Насыйринең китапларында телләр синтез рәвешендә яңгырый. Анда гарәп, фарсы алынмалары шактый күп. Үгет-нәсыйхәт кенә түгел, Каюм Насыйри һәрвакыт диалог төзи торган кеше була.

Каюм Насыйринең кулъязмасы

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина төшереп алды

Татарча календарьда сабын, электр батареяләре ясарга өйрәтә

Каюм Насыйриның зур эше – вакытлы матбугат булдыру. Бу эшкә ул 1862 елда ук керешә. Газетаның исеме «Таң йолдызы» була. Проект тыела, тукталып кала. Проектның аерым дәвамы да була. Хөсәен Фәезханов шундый ук эчтәлектәге проект тәкъдим итеп карый, ләкин рөхсәт итмиләр. Проект тыелса да, Насыйри югалып калмый: «Тәквим» исемле фәнни-популяр альманах чыгара башлый. Тәквим, ягъни календарьләрнең эчтәлеге гаҗәеп бай, киң планлы була. Анда көндәлек тормыш, икътисад турындагы вакыйгалар хәбәр ителә. Шул ук вакытта татар байлары, татар мәчетләре, Казан шәһәре тарихы, Пугачев восстаниесе, татар һәм Шәрык галимнәре турында язмалар урын ала. Каюм Насыйри төрле өлкәләрдә сәгатьнең агышы төрлечә булганын рәсемдә чагылдырып аңлата. Шушы күренеш аша халкыбызның географик интеллектын киңәйткән. Аерым календарьларында ул хәтта электр батареяләрен, сабынны һ.б. ясарга өйрәткән.

Китаплары Санкт-Петербургта да басылган

Каюм Насыйриның 40тан артык басма китабы бар. Казан университетына ул ирекле тыңлаучы булып кабул ителә. Озак та үтми, тарих, археология, этнография җәмгыятенең күренекле вәкиле була. Ул вакытта тюркологияне үстерер өчен бик күп тырышлык куйган Николай Федорович Катанов эшләгән. Каюм Насыйри да биредә тирәнтен эшчәнлеген башлый. Аның китаплары Казанда гына түгел, хәтта Санкт-Петербургта да басылып чыга. Ул китап татар халкының гореф-гадәтләре, ырымнарына багышлана.

Коръән гыйбарәләре сүзлеген төзегән

Каюм Насыйри Болгар чоры эпитафияләрен өйрәнә, дин өлкәсендә дә зур эшчәнлек башкара. Дин өлкәсендәге эшчәнлеген «иҗтиһадымның иң олысы» дип билгели. Ягъни тырышлыкның иң бөек ноктасы, дип әйтә. «Мифтах әл-Коръән» – Коръән гыйбарәләре сүзлеге. Коръәннең ачкычы дип тәрҗемә ителә. Коръәннең асыл мәгънәсен ачып бирүче гыйбарәләрнең тезмәсе ул. Биредә 2000гә якын гыйбарә. «Бу китапны укыган кеше үзен Коръән-хафиз дип әйтә ала», – дигән Каюм Насыйри. Бу китап 2015 елда 100 данә тираж белән дөнья күрде. Китап кулъязма рәвешендә университетның фәнни китапханәсендә 130 ел сакланды. Бу хезмәт яңадан өйрәнелеп, кереш сүзләр язылып, һәр гыйбарәгә күз салып, яңадан басылып чыгарга тиеш. Аллабирсә, Каюм Насыйриның 200 еллыгына бу эш эшләнер. Шулай ук, Насыйриның күптомлыклары да дөнья күрер, дип ышанам.

Үзе казып калдырган кое әле дә бар

Шул рәвешле, ул – татар дөньясында яңа төрле мәгариф системасына, дөньяви рухта булган мәдәнияткә төп нигез салучыларның берсе. Каюм коесыннан без һаман да су эчәбез, гыйлем коесыннан без һаман да азык алабыз. Каюм коесы – Каюм Насыйриның үз куллары белән казыган кое. Ул һаман да саклана. Әдәби хәзинәбездә дә «Каюм коесы» образы яши. Үз вакытында шагыйрә Эльмира Шәрифуллина «Каюм коесы» дигән поэма иҗат итте.

Татар ашларына багышланган китабында бламанженың күп төрле рецептлары турында яза

Татар ашларына багышланган иң кызыклы китапларның авторы – Каюм Насыйри. Аның китабында Европа, рус, фарсы ашлары да урын алган. Насыйри шуларның татар табынында урын алганлыгы турында яза. Бу ашлар татар стилендә табынга куелган. Татарлар бәрәңге, камыр ризыклары ашаган, дип әйтәләр. Каюм Насыйри китабын укыгач, фикеребез үзгәрә: татар гаиләләре табынында яшелчә ризыклары бик күп урын алган. Татар әбиләре чәй табынына чәкчәк, кош теле, кыстыбый, пироглар гына әзерләп калмаган, бламанже дә әзерләгән (сөттән әзерләнгән француз десерты. Желатин, каймак (сливки), сөт яки эремчек кушып ясалган). Каюм Насыйри, ни гаҗәп, бламанженың төрле-төрле рецептларын яза.

Акыл эшен кул эше белән аралаштырып яшәгән

Каюм Насыйри кул остасы да була. Төрле слесарь эшләрен үзе башкара. Механизмнарны төзәтү, зәркән эшләнмәләрен ясарга өйрәнә. Китапларын да үзе төпли – китап төпләү җайланмасын үзе ясый. Ул вакытын дөрес итеп бүлә белгән, көч-куәтен дөрес итеп кулланып, акыл эшен кул эше белән аралаштырып яшәгән.

«Каюм бабайның тыныч кына яшисе, белем бирәсе килгән»

Каюм Насыйриның энесе Габделкавиның оныгы – галим Илдар Бариев Каюм Насыйри турында фикерләре белән уртаклашты.

– Каюм бабайның эшлисе, тыныч кына яшисе, белем бирәсе килгән. Әмма аңа комачау иткәннәр. Үзе теләгән эше белән шөгыльләнергә ирек бирмәгәннәр. Әгәр Каюм Насыйри кебек кешеләргә иҗат итәргә мөмкинлек бирсәләр, бәлки, татар Ньютоннары, дөньяга танылган үзебезнең бөек татар галимнәре үсеп чыгар иде. Үзебезгә үзебез аяк чалабыз булып чыга. Эшкә тотынганда, бабамның йөзенә кызыллык китермим микән, дигән уйлар килә күңелгә. Мин аңа барысы өчен дә рәхмәтлемен, – дип сөйләде ул.

Илдар Бариевның оныгы Артур ерак бабасы Каюм Насыйриның музеенда кечкенә чагында 2010 елда булган:

– Шул вакытта музейның элекке директоры безне әнием белән музейга чакырган иде. Экскурсия үткәрде, дәү әнидән калган кайбер экспонатларны күрсәтте. Хронометр, веер, мәсәлән. Шуннан соң музейга бер дә килгәнем булмады. Әмма күптән түгел мин «һәр кешенең тамырлары бардыр бит» дип уйлана башладым. Җил-давыл булганда ныклы тамырлары булмаса, агач та сынып төшә. Әгәр агачның тамырлары тирән икән, ул сынмаячак.

Каюм Насыйрины «татар халкының мәгърифәтчесе» дип атаганнар. Ул белемле, мәгърифәтле кеше булган. Дәү әтиемне музейга чакыргач, миңа да кызыклы булыр иде, яңа кешеләр белән танышырмын, дип уйладым. Тирә-як мохиттә без кемнәр белән аралашабыз, күрешәбез, танышабыз, алар безгә йогынты ясый. Зыялылар арасында йөрисең икән, үзең дә зыялы булырга омтыласың.

Каюм Насыйрига юл бирмәгәннәр, аның мәгърифәтче булуын шундук танымаганнар, шуңа йөрәк әрни, – дип сөйләде Артур.

«Каюм бабай эзләреннән йөрергә Шырданга кайтыгыз!»

Каюм Насыйри казып калдырган коеда чистарту эшен алып баручы, Каюм Насыйри исемендәге мәчетне торгызучы, «Акведук» дигән оешманың җитәкчесе Асия Гобәйдуллина:

– Каюм бабай Европага таба йөз тоткан, милләтне алга таба алып барырга тырышкан. 2015 елда Каюм Насыйри туып үскән авылга юкка чыгу куркынычы янады. Хәзер андый уй башка килми. 800 еллык тарихы булган авыл алга таба да яшәргә тиеш.

Быел без Кече Шырдан авылында буа төзеп куйдык. 100 еллап халыкка хезмәт итәр, дип өметләнәм. Шырданның матур җирләре бик күп. Авылның урамы 2 генә. Вакыт үз эшен эшли: халык шәһәрләргә күченеп китә. Яшел Үзән, Казан һ.б. төбәкләрдә Шырдан халкы таралган. Ул кешеләр үзләренең Шырданнан чыкканын белсә дә, башкалар аның Шырданнан икәнен белми.

Һәр кеше, олыгая төшкәч, туган ягына тартыла. Каюм Насыйри исә татар милләтенә юл салуы белән хәзер дә безгә ярдәм итә. Шырдан татар халкын үзенә чакырып торырга тиеш. Кунаклар: «Без бөек Каюм Насыйринең туган ягына кайттык», – дип, горурланып, Шырдан урамнарыннан узсыннар, киң итеп суласыннар иде. Каюм Насыйринең яшь чагында йөргән сукмакларыннан йөрсәң, күңелдә бер рәхәтлек булыр иде. Туган-тумачаларны, яшьләрне чакырыгыз!

Яшь егетләр-кызлар арасында Шырданга булган мөгамәлә үзгәрде: үзләренең шәҗәрәләре белән кызыксыналар. Замандашларыбыз арасында Каюм бабайның исемен популярлаштырырга, туган җирне саклап калыйк, дигән максат куйдык. Шуңа күрә бу яшь егет-кызлар кебекләр тагын булыр дип өметләнәбез. Без исә Шырданлы булуыбыз белән бик горурланабыз.

«Каюм Насыйри – татар дөньясына юл күрсәтүче»

КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Каюм Насыйри кебек бөек кешеләрнең аз булуын билгеләп үтте.

– Бер яктан, аларны авылдашлары, якташлары кайгырта, икенче яктан, андый төбәкләрне саклау – хакимият эше дә. Гаяз Исхакый авылы Яуширмә дә бетеп бара... Андый шәхесләр күп түгел. Авылдашлар, фидакяр затлар, шул ук вакытта хакимият тә бу мәсьәләләр турында кайгыртырга тиеш, – диде ул.

Филология фәннәре кандидаты Резедә Сафиуллина:

– Без Татарстаннан читтә – рус дөньясында яшәдек. Ләкин туган телгә, татар мәдәниятенә булган мәхәббәт кечкенәдән китаплар аша килгән. Каюм Насыйри китаплары безнең өйдә аерым урын тотты. Минем яратып укыган китапларның беренчеләреннән – Каюм бабайның тәрбия турындагы китабы иде. Чит төбәкләрдә булганда шул китапларны укып үскән бала мин. Каюм Насыйри китапларының тәэсире никадәр икәнен хәзер генә аңлыйм.

Каюм бабай хикәяләре аша тәрбия биргән. Мин аны бик тә кызыгып укып, көндәлегемә кыскартып конспектлаштыра идем. Аннан соң әнигә эчтәлеген сөйли идем, шулай итеп, сеңдергәнмен. Ул кызыллы-яшелле-зәңгәрле карандашлар белән сызылган дәфтәрләрем хәзер дә саклана. Икенче яраткан китабым – «Әбугалисина маҗаралары». Китаплар мәгарәсен кечкенәдән үк тылсымлы дөнья итеп күреп, китапка мәхәббәт тудыру алымы булган икән. Шулай итеп, мин фән, гыйлем дөньясына кереп киткәнмен. Каюм бабай минем өчен татар дөньясына юл күрсәтүче буларак кабул ителә.

«Каюм Насыйриның 200 еллыгына мирасын пропагандаларга, музейны яңартырга кирәк»

Тарих фәннәре докторы, тарихчы галим Илдус Заһидуллин Каюм Насыйрины «классик мәгърифәтче» дип атады.

– Аның турында сөйләгәндә, без «беренче» дигән сүзне кулланабыз. Аның ислам тарихы, шәригать буенча хезмәтләре, математика, география, геометрия китаплары беренче тапкыр татар телендә язылган. Ул рус теле аркылы Европадан кергән дөньяви педагогика нигезләрен өйрәткән, календарьлары аша күпсанлы ил яңалыкларын, кәсепчелек, игенчелек өчен, йорт хуҗалыкларын алып бару өчен кирәк булган киңәшләре белән уртаклашкан.

Каюм Насыйри: «Татар теле – туган телебез, без – татарлар», – дип сөйләгән. Беренче булган кешегә һәрвакыт авыр, кыен. Аның шушы эшне башлап җибәрүе дә үзенә күрә зур гыйльми батырлык булып тора.

Ике елдан Каюм Насыйриның 200 еллыгы була. Бүгеннән башлап, без аны искә алу чарасын үткәрү буенча нәрсә эшли алабыз – шуны уйларга кирәк. Хәтерләсәгез, Казанның 1000 еллыгын үткәргәндә күпме китаплар чыкты! Әмма безгә шушы мирасны кире кайтару, аны пропагандалау юнәлешендә эшләргә кирәк. Совет елларында без Каюм Насыйрины, нигездә, рус телен, дөньяви белем таратучы, дип өйрәндек.

Хәзер интерактив заман. Казан һәм Питер архивларында документлар бар, аларны җыеп, музейны да яңартып булыр иде. Каюм Насыйри музее шул чараларны хәзерлек барышында, киләчәктә бөек мәгърифәтчебезнең мирасын, фикерләрен, үрнәген пропагандалау буенча якты үзәк булып эшләвен дәвам итәр, дип өметләнәбез.

«Каюм Насыйриның мирасы – утта янмас, суда батмас, мәңге тутыкмас могҗизалы бер гәүһәр»

Каюм Насыйри музеенда сандык, Каюм Насыйриның таягы, кулъязмасы, паспорты, барометр, шкаф, сәгать, лампа, язу өстәле, кубыз, курай, бинокль, китаплар, телеграмма кәгазьләре һ.б. урын алган.

«Күзебезгә чалынган һәр әйбер – татар бистәсендә, Каюм Насыйриның туган ягында яшәгән гаиләләрнең аерым бер тарихи ядкяре булып тора. Экспонатлар Иске Казандагы йортлардан, Каюм Насыйриның туган ягыннан, авыллардан җыелды. Каюм Насыйри салган гореф-гадәтләр, мирас яши, Аллаһка шөкер. Каюм Насыйриның мирасы – утта янмас, суда батмас, мәңге тутыкмас могҗизалы бер гәүһәр. Каберенә һәрвакыт юл ачык. Галимебезнең вафатына 121 ел булды. Бүген аның хәтер көнен үткәрдек. Алга таба да изге эшләрне дәвам итәргә язсын», – диде Каюм Насыйри музее директоры Рушания Шәфигуллина. Ул Каюм Насыйри каберен Каюм Насыйри музее хезмәткәрләре карап торуын искәртте.

Каюм Насыйринең Яңа татар бистәсе зиратындагы кабере

  • Мәгърифәтче галим, язучы Каюм Насыйри (Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров) 1825 елның 14(2) февралендә Татарстанның Яшел Үзән районы Югары Шырдан авылында туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала, 1841-1855 елларда Казанда мәдрәсәдә укый. Гарәп, фарсы телләрен үзләштерә, үзлегеннән русча өйрәнә. 1855 елдан Рухани училищеда, соңрак, «Духовная семинария»дә татар телен укыта.
  • 1871 елдан татар балаларына рус телен өйрәтү эшенә алына. 1879 елдан башлап, галим фән һәм язучылык эше белән шөгыльләнә. 1885 елда Насыйри Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза буларак сайлана. Шуның белән ул, рәсми яктан да фән эшлеклесе буларак таныла. Ярты гасыр эчендә тел (татар теленең сүзлекләрен, грамматикасын төзи), әдәбият, халык авыз иҗаты, педагогика һәм башка бик күп төрле фәннәр (география, математика, табигать белеме һ.б.) өлкәләрдә 40тан артык хезмәт яза.
  • Тәрҗемә итеп, фольклор әсәрләреннән файдаланып, әсәрләр иҗат итә: «Әбугалисина кыйссасы», «Кырык вәзир кыйссасы», «Фәвакиһел җөләса фил-әдәбият» («Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше»), «Кырык бакча» һ.б. Балалар өчен язылган тәрбия китаплары: «Әхлак рисаләсе» (1881), «Китап-әт-тәрбия» (1891) һ.б. бүген дә әһәмиятен югалтмады. Каюм Насыйри – татарларда беренче матбугат органы булдырган шәхес. 1871 елдан ярымжурнал характерында еллык өстәл календаре чыгара: «Казан календаре», соңрак, 1878 елдан, «Календарь» исеме белән, ул 1897 елга кадәр басыла. «Таң вакыты» исемле газета чыгару хыялы тормышка ашмый кала.
  • Каюм Насыйри 1902 елның 20 августында 77 яшендә вафат була, Казанда Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100