Кайту - 2 өлеш (Кәрим Кара)
Сәлимгәрәй уйларыннан уелып ята бирде. Нәрсәләр уйлады ничә еллардан соң балалары белән кавышкан әти кеше?
Ахыры. 1 өлешне сылтама буенча кереп укырга мөмкин.
Бер-ике ел үпекәй дә чүпекәй яшәделәр чынлап та. Бөтерелеп кенә йөрде яшь ир тирәсендә Сәмига. Шунысын да әйтергә кирәк, Сәлимгәрәй гаиләсе белән араларны өзмәде. Печәнен, утынын китерде, вакытында алиментын түләде, малайлар еш кына аны юллап кырга киләләр иде. Әтиләре тракторына утырып йөрделәр, ремонт-фәлән чагында әллә кем булып ачкыч тотып тордылар.
Тик озак яшәргә язмаган икән парлашып Сәмига белән. Кайдадыр Ульянда яшәгән бабасы үлеп калды хатынның. Ул калган фатирның бердәнбер варисы, имеш. Ике дә уйлап тормый Сәмига өен юк кына хакка сатып шәһәргә күченде. Яңа урынга Сәлимгәрәйне дә ияртергә аның планнарында юк икән. Шәһәрдә ир-ат беткәнме әллә? Урманга утын төяп бармыйлар…
Ялгыз калган Сәлимгәрәй ике ут арасында калды. Ялынып тезләнергәме Мөнирә каршында, әллә берәр таба башны алып чыгып китәсеме? Горурлыгын җиңеп, элекке хатынына сүз кушып карады ул. Теге тыңлап та тормады, тизрәк китәргә ашыкты.
Гәзит-радио ул көннәрдә Башкортстанда нефть эшкәртүче завод төзелә дип шаулыйлар иде. Тәвәкәлләп шунда чыгып китте ир. Аны ике куллап каршы алдылар, эшчеләр җитешмәгән чак иде. Тора-бара бер каратут башкорт хатыны белән эләгешеп киттеләр. Исеме генә гаилә тормышы иде аның. Ни күңеле ятмады ул хатынга Сәлимгәрәйнең, ни уртак балалары булмады. Ул чакта инде Сәлимгәрәй ныклап эчәргә күнеккән иде. Эшләгән акчасы шул агуга китеп торды дисәң дә була. Түзмәде башкорт хатыны аның эчү-котырынуларына, бер төенчек тотып качып китте барактан. Әлбәттә, Сәлимгәрәй эзләп йөрмәде артыннан, булганнан булмаганы яхшырак.
Эчкән кеше кайда сыйсын? Эштән эшкә күчеп-куылып йөри торгач, бөтенләй кешелектән чыга язып калды ул. Шуннан үз исемендә булган барак бүлмәсен сатты да беренче эш итеп кулга кергән акчага кодироваться итте. Калган акчага билет алып Казахстанга чыгып китте. Ул чакларда читтән бәхет эзләүләр модага чыккан иде. Чимкент шәһәрендә тамыр җибәрде. Айнык йөргән елларында бер ипле генә марҗага ияләште. Менә аның белән тату гына шактый яшәделәр. Үзенә күрә мал-мөлкәт тә җыйдылар. Марҗаның беренче иреннән ике кызы бар иде. Кызлар үсеп җиткәч татаринны күралмый башладылар, хатыны да чиркәүгә йөрүләрен ешайтты, «инородец белән яшәү — грех» дип кабатладылар. Тәки кызлар куалап чыгардылар Сәлимгәрәйне.
Какшаган, таушалган иде инде ул, тазалыгы да мактанырлык түгел. Кеше олыгая килә туган туфрагына тартыла башлый бит. Сәлимгәрәй дә гел төшләрендә яланаяк чапкан болыннарын күрде, авылына ашкынды. «Үлгәнче бер күреп калыйм, аннан соң ни булса да булыр», — дип кайтырга карар кылды. Менә кайтты, туган нигезендә ул. Ә нигә шатлык хисе юк күңелендә?
Симез сарык итеннән салынган шулпасы кайнап чыкканнан соң камыр җәяргә алынды Мөнирә. Токмачлы ашка ни җитә, тамаклары ачып кайтыр балаларның. Өйрәнгән куллары вак-вак кына итеп токмач кистеләр, аңа шул камыр кисәкләре ялгыз үткән көннәре, төннәре күз алдыннан үтте. Кемнең итәгенә ут төшә - шул гына белә януларның ни икәнен. Берсеннән-берсе бәләкәй малайларын аякка бастыру өчен нинди газаплар аша үткәнен үзе генә белә. Баштарак Сәлимгәрәенә рәнҗүләренең чиге булмады хатынның. Күпме вакытлар төш белән өн арасында йөргәндер, Алла белсен. Сәмигадән өзелеп, каршына чыкканында өмет уты да кабынып калган иде күңелендә. Тагын бер сүз кушса, килешүгә барам дип күңеленнән генә беркетеп тә куйган иде. Ә теге тагын кайдадыр китеп югалды.
Тешен кысып, намусланып, кеше каршында ким-хур булмыйм дип, үҗәтләнеп яшәде. Эшендә дә ал бирмәде, Мактау грамоталарының чуты булмады, хәтта аны Кызыл Байрак орденына лаек дип таптылар. Балалары юанычы, таянычы булды ананың. Бик тә ярдәмчел, тәүфыйклы булып үстеләр рәхмәт төшкерләре, «әни“ дип өзелеп тордылар. Авызыннан өзеп, мал-туарын сатып, улларын укытырга тырышты. Бер-бер артлы өчесе дә авыл хуҗалыгы институтын тәмамладылар. Олысы белән уртанчысын өйләндерде, теттереп дөнья көтәләр, күз генә тимәсен. Бергәләшеп фермер хуҗалыгы оештырып җибәрделәр, җимертеп эшлиләр. Үтте гомере бала хакын хаклап Мөнирәнең. Хәзер шатланып туя алмый газизләренә карап: ул кадерле ана, кадерле каенана. Үткән авырлыклар онытылган, хәзер һәр минутына шатланып яши, Раббысына шөкеранә итә.
Ул яшәгән гомерне Сәлимгәрәе дә яшәде әнә. Кайларда йөрде икән дә ниләр күрде икән диясе. Эзли-эзли тапканмы икән үз бәхетен? Кайчандыр шуны өзелеп сөйгән иде бит Мөнирә. Менә бүген дә каршына килеп баскач дерт итеп китте, тыелып кала гына белде. Нәрсә өмет итеп атлап кергән бусаганы?..
Урамда машиналар гөрелтесе ишетелде. Куе төтеннәр поркытып КамАЗ килеп туктады, аның артыннан ике җиңел машина өй алдындагы чирәмгә борылдылар. Алъяпкычын сала-сала ихатага ашыкты Мөнирә. Аңа кадәр нәүмизләнеп кенә Сәлимгәрәй дә чыгып баскан иде инде. Тимер капка иңенә ачылды, берсеннән-берсе мәһабәт ир-егетләр эчкә үттеләр. Йөзләренә шатлык чыккан, иреннәрендә елмаю, буй-сыннарыннан гайрәт, тазалык бөркелә.
Көне торды безнең бәхеттән, Шабай яланын бетереп кайттык, әни, - диде олырагы һәм Сәлимгәрәйгә карап тынып калды. Арадан иң яше дә чит кешегә игътибар иткән икән.
— Кунак та бар икән, - дип сүзгә кушылды. - Бу адәм ни йомышлар белән йөри?
Йомышын үзе әйтер, - диде тыныч кына Мөнирә — Бу сезнең атагыз, балалар…
Куырылып төште Сәлимгәрәй. Яңалыкны егетләр төрлечә кабул итте. Өч яшеннән үк ятим калган Идрис кызыксынып күзәтте ят бабайны. Ул бөтенләй хәтерләми иде әти булган кешенең йөз-сызатларын. Олысы белән уртанчысы нидер исләренә төшерергә тырыштылар, ахрысы. Уртанчысы Самат:
Ну, ну, - диде дә барысын урап үтеп мунчага таба атлады. Ул авазлар ни аңлаткан булгандыр, кем белсен? Гобәй, абый кеше буларак, төплерәк фикер йөртте.
Килгәнсең икән - рәхим ит, син безгә җиде ят түгелсең. Бердәнбер әтиебезне урамда калдырмабыз. Ярдәм кирәк булса ярдәм итәрбез, проблемалар бар икән - безнең булышуга өмет ит. Анысын үзең әйтерсең әле. Әйтмәсәң дә сорауларыбыз белән җәфаламабыз, ул яктан тыныч бул. Өй зур, аерым бүлмә табылыр, тамагың караулы булыр. Кайсыбызда яшисең килсә шунда яшәрсең, эһ дип тә әйткән кеше булмас. Дөрес әйтәмме, әни? – дип әнисенә борылды егет.
Бу вакытта Сәлимгәрәйнең күзләреннән сөмердәп яшьләре ага иде. Улларын һәрвакыт гадел, мәрхәмәтле булыгыз дип үстергән Мөнирәнең улының сүзләреннән соң горурлык тойгылары туды. Әнә, күрдеңме, Сәлимгәрәй, нинди булып үстеләр синең улларың? Үзең генә күрмәдең аларның ничек үскәннәрен…
— Сезнең әтиегез, сезнең теләгегезгә мин каршы түгел, улым, - диде ул. Гобәй эре-эре атлап килеп, Сәлимгәрәйнең тар гына иңбашына көрәк кебек учларын салды.
— Я, я, әти, тынычлан, үткәннәрне кузгатмыйк, ир кешеләр ич без. Без барында таш кыя артында төсле хис ит үзеңне, — дип әтисен өйгә чакырды.
Озын кич булды бу. Бергәләшеп тәмле аш ашадылар, мунча кергәннән соң тагын җыелышып мәтрүшкәле чәй эчтеләр, ярты стенаны алып торган телевизор каршында утырдылар. Егетләр үзләренең эшләре турында әтиләренә сөйләп алдылар. Һәрдаим кадер-хөрмәт сизде уллары тарафыннан, соңрак килеп кушылган киленнәре тарафыннан Сәлимгәрәй. Никадәр уллары күбрәк кадерләделәр аны, шулкадәр авыррак була бара иде аңа. Йокларга урынны үзе сайлады ул. Ниндидер аерым бүлмәдә ефәк юрганнар ябылган затлы, йошак караватка салырга уйлаганнар иде аны, ул кырка баш тартты.
Иркендә, верандада йокларга рөхсәт итегез миңа, саф һавада, — дип үтенде. Каршы килүче булмады тагын.
Төн уртасы үтте, бар галәмне тынлык чорнады. Әмма Сәлимгәрәй уйларыннан уелып ята бирде. Нәрсәләр уйлады ничә еллардан соң килеп балалары белән кавышкан әти кеше? Кайдан белеп бетерәсең инде, әмма шунысы бәхәссез: уйлары йөрәген телгәләделәр аның, тынын будылар, җелеген суырдылар. Тәки йоклый алмаячагын аңлаганнан соң торып, ул ишегалдына чыкты, элекке урынны биләп торган бакчага үтте. Урамдагы баганадан төшкән яктылыкта кайчандыр үз куллары белән утырткан алмагачны танып алды. Кара син аны, ничек ныгынган, кәүсәсе кочакка алырлык, ботаклары күккә олашкан. Картаядыр инде Сәлимгәрәй белән беррәттән. Ә бит сыек кына чыбык иде алып кайтып җиргә төрткәндә. Алмаларының чуты юк әнә.
Ә Сәлимгәрәйдән нәрсә шул еллар эчендә? Җимеш биргән агачка тиңләп буламы аны? Гел үзен уйлады, үз тамагын кайгыртты, кыскасы, үзе өчен яшәде. Искә алырлык ни бар аның язмышында? Агач та әнә Ходай язган тәкъдирен үти: үсә, ныгына, яфраклар яра, күккә омтыла, җимешләргә күмелә. Ничекләр яшәргә хәзер балаларга сыенып, ничек күзләренә туры карарга? Оныкларына ничек авыз тутырып әйтер – мин сезнең картатаегыз булам дип?..
Иртән Сәлимгәрәйне карт алмагачка кер бавыннан салынган элмәктә таптылар. Балалар өчен дә, Мөнирә өчен дә кара кайгы булды бу вакыйга...