Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайту - 1 өлеш (Кәрим Кара)

Моңа кадәр дә Мөнирә иренең читкә каерганнарын белеп-аңлап йөри иде. Изге күңелле бәндәләр Сәлимгәрәйнең чуалулары хакында энәсеннән җебенә кадәр аңа җиткереп тордылар. Киртә сикермәде Мөнирә, тешен кысып түзде, балалар хакы бар.

news_top_970_100

Башы.

Сәлимгәрәй автобустан авылга җитмәстән төшеп калды. Тирә-якта җәйрәп яткан иген кырларына сокланып карады ул, туган якның шифалы һавасын күкрәк тутырып сулады. Ни әйтмәсеннәр, кендек каның тамган җир йөрәкнең уртасында, әлвә-хөрмәләр үскән оҗмахың да кирәкми. Карашлары белән таныш җирләрне айкап әсәрләнде, күңеле йомшап китте хәтта. Әнә теге яланга килеп тоташкан каенлыкта җиләк җыйган иде кайчандыр, түбәндәге уйсулыкта гомер-гомергә алар печән чаптылар. Күккә олашкан Карагачтүбәдә ничә чаңгы сындырды икән? Җәй көннәре дә шуннан кайтмый иде малай-шалай. Ах, сагындырган туган җирләр! Иртәгәдән иртән торып бара әле ул шул якка таба, үткәннәрне хәтерендә яңартырга, шифа-дәва алырга талчыккан тәненә…

Олы урамга кереп тормады ир, бормалы тыкрыклар аша туган нигезенә юл тотты. Дә-ә, авыл танырлык түгел икән инде. Кая анда кабык белән ябылган кыеклар, читән коймалар, җил капкалар… Шыңгырдап торган нарат бүрәнәләреннән буралар, шифер түбә дә калай түбә, ихаталары урап чыккысыз.

Газиз урынга якынлагач, бер мизгелгә туктап ук калды ул. Әлбәттә, җиргә сеңгән өе саклангандыр дип өмет итмәгән иде . Әмма күргән кадәресе һушын алды аның. Хан сараена тиң кызыл кирпечтән салынган өй урамга сыймый кукраеп утыра иде. Вилсәпидтә җилдерүче бер малайдан сорамый булдыра алмады:

— Мөнирә апаң кайда яши, улым?

Малай тешләре коелган авызын иңенә ачып елмаеп җибәрде:

Әнә ич, бабай, каршыгызда Мөнирә апаларның өйләре.

Алай икән… Ышанычсыз адымнар белән капкага таба китте ул. Башында мең төрле уйлар бөтерелде. Әллә кереп тормаскамы? Шунда төбәп кайткан бит, башка барыр җире юк. Әгәр капка төбеннән кире борсалар? Язылганны күрми гүргә кереп булмый, ни булса да булыр. Ичмасам, сыңар күзе белән генә булса да күреп калыр…

Капка ачылганны ишеткәч, бәйдәге эт иренеп кенә торып басты, бер-ике тавыш биргән булды да күләгә эзләп оясына йомылды. Сәлимгәрәй кереп баскач та, әкияттәге сыман хис итте үзен. Өй ишегенә кадәр тигезләп таш җәйгәннәр, шул киң сукмакны тирәләп, аллы-гөлле чәчәкләр үсәләр. Нинди генәләре юк арасында, күзләр камаша шул матурлыктан…

Зыңгылдап өй ишеге ачылды, килешле купшы күлмәктән, ак ефәк яулыктан, нурлы йөзле бер хатын күренде. Сәлимгәрәй каушап калды, бер агарды, бер кызарды, аякларын алыштыргалады. Шактый гына сүзсез бер-берсенә карашып торганнан соң, ниһаять, ир телгә килде:

Менә…ни… Мөнирә…шулай инде…

Тавышы шактый зәгыйфь чыкты аның, үзеннән ары китмәде. Әмма хатын ишеткән икән, аның урынына җөмләне тәмамлап әйтеп куйды:

Кайттым дисеңме?

Нидер күрергә өмет итеп аның йөзенә текәлеп торган Сәлимгәрәй бер төрле дә үзгәреш күрмәде. Хатынның сөйкемле йөзендә ни аптырау, ни сагыш, ни ачу хисләре чагылмады. Керфеге дә селкенмәде ичмасам. Әйтерсең дә ул Сәлимгәрәйнең капка ачарын алдан белеп торган… Бер төрле рәнҗү хисе дә кузгалып куйды ирнең күңелендә. Кешегә дә санамый, күрәсең, ни ә, ни җә. Шәфкать күрсәтсә дә таман гына булыр иде. Ни әйтсәң дә каршында никахлы ире басып тора ич! Ничә еллар бергәләп тартканнар тормыш арбасын, бер юрган астында йоклаганнар.

Юлдан килгән мосафирның тамагын туйдыру фарыз, - диде Мөнирә. - Чәем кайнаган, тамагың да кипкәндер.

Кырт борылып хатын өйгә атлады, Сәлимгәрәйгә аңа иярүдән башка чара калмады. Тупса аша атлар алдыннан бераз икеләнеп тә калды ул, өс-башына күз төшерде. Тубыгы чыккан Кытай трикосы, якасы эрелгән, юа-юа агарып беткән шакмаклы күлмәк… Шулай да кулындагы кыштыр пакетын чолан тышына калдырырга кирәк тапты. Ни күчтәнәче юк алып керерлек.

Өй эче урап чыккысыз иде, бүлмә дә бүлмә, бүлмә саен ялтырап торган ишекләр. Идәннәрне иңләп паласлар җәелгән, кыйммәтле-кыйммәтле җиһазлар тезелеп киткән.

Мөнирә кереп югалган бүлмәгә атлап керде ул, монысы аш өе икән. Элекке өйләре бу бүлмәдән кайтышрак иде шикелле. Уңайсызланып кына өстәл янындагы йомшак диванга артын төртте, авыр сулап, яргаланган кулларын тезләре өстенә куйды. Мөнирә җиңел кузгалып өстәл хәзерләде. Телем-телем казылыклар, сырлар, кош итләре, тозланган балык ише ашамлыклар авыз суын китерделәр. Шуларга өстәп балы-мае, чуклы кәнфитләре, алмалары-лимоннары тезелделәр табынга. Мөнирә куе чәй ясап, аның алдынарак этте, әмма үзе өстәл артына утырырга ашыкмады.

Булганыннан авыз ит, минем вак-төяк эшләрем бар әле, - дип өйдән үк чыгып китте үзе.

Ялындырып торыр чак түгел иде, шактый бушаган иде каеш асты Сәлимгәрәйнең. Ашыга-кабалана тегесен алып капты ул, монысын авыз тутырып чәйнәде. Күптән, бик күптән авыз иткәне юк иде аның мондый сый-нигъмәтләрне. Тәмам ризык алкынына тыгылгач кына тукталды, тирләп чыккан маңгаен сөртте. Уңайсызланып та калгандай булды: өстәл өсте Мамай явы үткәнгә ошап калган иде. Шулай да акланырлык сәбәп тапты – ашауның ни ояты булсын.

Хәзер килеп күңеле хушлангач, монда ялгыз башы утыруы читен тоелды.

Мөнирә сарай ягында чутсыз тавык-чебешләр янында кайнаша иде. Чыгып баскан Сәлимгәрәйгә күз сирпеп алды да үз эшен белде.

Берәр нәрсә әйтер идең, ичмасам, Мөнирә. Сорашыр идең хәлләремне. Тере җан ич мин. Малайлар кайдалар соң, күренмиләр, — дип арада сүзләрне ялгарга теләде Сәлимгәрәй. Таш кыя кебек торуын белде Мөнирә. Көттереп кенә әйтеп куйды:

— Минем сиңа әйтер сүзләрем дә, сорар сорауларым да күп булды заманында. Дөрләп яндылар, кара күмергә калдылар. Хәлемнән килсә, бер күтәрелеп тә карамас идем үзеңә. Балалар хакы бар дип тыелам. Алар өчен чит түгел бит син, кем әйтмешли: чатай-ботай булса да атай. Ә малайлар печән җыярга киткәннәр иде, кайтып җитәрләр бераздан. Менә нәрсә, саруымны кайнатып басып торма, ишектән уң якта иркен веранда, шундагы диванга ятып тор.

Сәлимгәрәй ике әйттермәде, күрсәткән урынга кереп сузылды. Кайта-кайта аруы җиткән булган күрәсең, бар тәне изрәп төште. Әмма күңелендә кайнаган хатирәләр онытылырга ирек бирмәделәр аңа, кат-кат искә төшеп , чат ябышып, җанын җәфаладылар.

Ничә еллар булган икән инде аның бу нигездән ваз кичеп чыгып киткәненә? Ике дистәләп кенә үтте ахрысы, артыграк булмаса. Мөнирә белән сигез ел яшәп калдылар алар, аз вакыт түгел. Башкалардан ким яшәмәделәр шикелле. Ул чакларда бар халык бер чамадарак көн күрде. Башта уллары Гобәй туды, аның артыннан Самат, иң кечкенәсе — Идрис. Чатнап торган таштояк малайлар. Үзләренең яшь аралары ике ел да булмый калды. Ул чакта Сәлимгәрәйнең әнисе Сәрвәр карчык исән иде әле. Аның җилкәсенә төште бар авырлык. Кичләрен самаклап кулларын селеккеләп утыра торган иде мәрхүмә. Шулай булмый ни, самавыр зурлык баланы көннәр буе күтәреп йөртүләре җиңел булгандыр дисеңме әллә? Мөнирә белән Сәлимгәрәй иртәдән кичкә кадәр кайтып кермәделәр, хуҗа тракторыннан төшмәсә, хуҗабикә ферма сыерларыннан аерыла алмады. Үтә иде вакыт, үткәне сизелми дә иде. Ашарларына бар, киярләренә бар, саулыклары зарланырлык түгел, балалар шалкандай таза, тагын ни кирәк адәм баласына?

Дөньяларының буталуларына бригада пешекчесе Сәмига сәбәпче булды. Юк, башта әнисе Сәрвәр карчык гүр иясе булып куйды. Тормышларының тоткасы булган икән ул: кайтып кергәндә ашарга пешкән, балалар каралган, мунча ягылган.

Сизелерлек катлауланып китте ансыз калгач ир белән хатын аралары. Акыл иясе булган икән Сәрвәр карчык, юхалап-юмалап, акыллы киңәшләрен биреп, кайчак улына катырак та бәрелеп, гаилә ныклыгын саклап торган. Ә ул киткәч холыксызланды Сәлимгәрәй, шешә белән дуслашты. Кырыкка бүленердәй булып йөгергәләгән Мөнирә, әлбәттә, иренең уңаена гына тормады. Әйткәләшүләр торган саен ешрак кабатлана башлады.

Әнә шул чакта ирнең күңелен юатучы Сәмига пәйда булды да инде. Сәлимгәрәйдән күпкә олырак иде үзе. Әмма карап торуга һич алай димәссең. Пөхтә-матур киенә, чәчләре күпертелгән, битләре агартылган, кабарынкы иреннәре чиядәй янып тора. Күзләре турында әйтәсе дә юк, арбыйлар иде инде менә, әллә нинди сихерле ләззәтләр вәгъдә итәләр. Бала-чагасыз ялгыз хатын шундый булыр инде. Әкрен-әкрен җилбаш ирне үзенә ияләштерде ул. Эчемлекне, сыйны өстәленнән өзмәде, ирнең хәленә кереп, зарларын игътибарлап тыңлады, кайнар кочагына алып юатты.

Бердәнбер көнне шактый кәефләнеп кайткан Сәлимгәрәй хатыны каршына мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Болай яшәп булмый, безгә аерылырга кирәк! Моңа кадәр дә Мөнирә иренең читкә каерганнарын белеп-аңлап йөри иде. Изге күңелле бәндәләр Сәлимгәрәйнең чуалулары хакында энәсеннән җебенә кадәр аңа җиткереп тордылар. Киртә сикермәде Мөнирә, тешен кысып түзде, балалар хакы бар. Бер туктар, акылына килер, дип өмет итте. Бу кич аларның гаилә тормышын челпәрәмә китерде. Сәлимгәрәй күлмәк-ыштаннарын төяп, Сәмигага чыгып китте.

Дәвамы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100