Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кайтканына әле бер ел да булмаган иде...» Арча районында ялгыз ир янып үлгән

Янгында бер ир-ат вафат булган.

news_top_970_100
«Кайтканына әле бер ел да булмаган иде...» Арча районында ялгыз ир янып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Кичә, 2 февраль көнне иртәнге сәгатьләрдә Арча районы Төбәк-Чокырча авылындагы бер йортта янгын чыгуы хакында хәбәр иткән идек.

Янгын турында хәбәр иртәнге сигезләр тирәсендә килеп ирешә. Иртәнге тугызлар тирәсендә кисәүләрне аралаган вакытта 32 яшьлек ир-атның мәетен табып алганнар.

Әлеге фаҗига хакында Арча шәһәр советы башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова сөйләде. «Янгын электр чыбыкларының кыска ялганышыннан килеп чыккан дип фаразлана. Күрше-тирәдәге йортларга ут тимәгән. Бу йортта Алексей Филипов исемле бер яшь егет торган. Аның әтисе белән әнисе Казанда яшиләр. Кичә ул өйдә үзе генә булган. Ут чыкканны беренче булып күршеләре күреп алган һәм янгын сүндерүчеләргә хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерүче машина фаҗига урынына бик тиз килеп җиткән.

Алексей Филипов 1988 елгы, үзе тумышы белән Ульяновск шәһәреннән. Безгә Казаннан күченеп кайтты. Кайтканына әле бер ел да булмаган иде. Алексейның кайда да булса эшләве турында безгә берни дә мәгълүм түгел. Күршеләре сөйләве буенча, ул егетнең эчкәли торган гадәте булган. Алдагы көнне дә шундый ук эчкән хәлдә булган, диләр.

Төбәк-Чокырча - безнең җирлеккә керә торган авыл. Анда йортлар чагыштырмача арзан бәядән сатыла, тимер юлдан да ерак түгел. Шуңадырмы, ул авылга күченеп кайтучылар шактый», — диде Гүзәлия Нигъмәтҗанова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100