Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайтаваз: матбугат шаулаганнан соң Арча районы Чиканас халкына мәктәп вәгъдә иткәннәр

Быел җәй айларында Арча районы Чиканас авылының башлангыч мәктәбе авария хәлендә дип табыла. Авыл халкы бар көче белән мәктәпне саклап калырга тырышып төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итә. Чиканас авылы мәктәбе язмышы «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
Кайтаваз: матбугат шаулаганнан соң Арча районы Чиканас халкына мәктәп вәгъдә иткәннәр
Ясмилә Фазылованың шәхси архивыннан

Берничә еллар элек районнарда мәктәп ябылу шаукымы булып узган иде. Укучылары аз урта мәктәпләр тугызъеллыкка, тугызъеллыклары - башлангычка әйләнде, кайбер авыллар башлангыч мәктәптән дә колак какты. Инде ябыласы

Мәктәбе булмаган авыллар да, укучылары бетеп ябылганнары да бихисап. Бу елның май аенда Арча районы Чиканас авылы мәктәбенә дә ябылу куркынычы яный башлый. Чиканас халкы авылларының киләчәге өчен борчылып, ничек тә башлангыч мәктәпне саклап калырга тырыша. Алар имзалар җыеп, Президентка, прокуратурага, төрле матбугат чараларына да ярдәм итүне үтенеп хатлар язган.

Аяныч хәлләр турында Чиканас авылы халкы видео да төшергән иде. Бу видеоны бик күп кеше карады, күп комментарийлар калдырдылар.

«Чиканасның гомергә чын мәктәп күргәне булмады»

Бу эшне башлап йөрүче, лаеклы ялдагы укытучы Нәфыйга апа Нигъмәтҗанова белән сөйләштек.

«20 майда башланды барысы да. Шунда мәктәпне ябачаклары турында белдек. Алар исәпләвенчә, биш елга перспективада 4 кенә бала. Район башлыгы хатында да шул ук саннар китерелгән. Ә безнең исемлектә 5 елга 9 бала тора. Аны ябарга җайлы булсын өчен шулай эшләделәр бит. Моңа бик ачу килде. Без мәктәпне ябуга бөтенебез дә каршы килдек. 9 бала укырга тиеш иде, шуның бишесе укытучы аркасында китте, мәктәп аркасында түгел.

Без район башлыгына да төшеп карадык. Ул вакытта авызны да ачтырмадылар, «Ябабыз», — дип тордылар. Авылыбызда җыелыш җыйдык. Җыелыш буласы көнне клуб та ябык иде. Мәдәният йорты мөдире ишегенә үзенең Казанга концерт куярга китүе турында язып калдырган иде. Аны да мәҗбүр иткәннәр инде, аңлашыла. Җыелышны барыбер үткәрдек без.

Район башлыгыннан җылы, өметле сүз ишетмәгәч, хатлар җибәрдек. Мәскәү юристы безгә берничә җиргә хат язарга ярдәм итте. Уку башланыр вакыт җитте, бер хәбәр дә юк. Үземнең оныгым 3 сыйныфка бара. Башка мәктәпкә барырга туры килгәч, бик борчылд . «Үз мәктәбемдә генә укыр идем», — ди сыкранды. 

Безнең хатлар тиешле җирләргә барып та җиткән, күрәсең. Без анда «геноцид, социаль объектлар бетерелергә тиеш түгел, халыкара кеше хокуклары» дигән сүзләр керткән идек. Прокуратурага хатлар яза башлагач, мине һәм баласы мәктәптә укый торган бер ананы чакырып алып, геноцидны ничек аңлыйсыз дигәнрәк сораулар бирделәр.

Бераздан авылыбызга килеп, комплекс төзибез дип киттеләр. 2022 елда карала башлый һәм 2024 елларга мәктәп булыр дигән өмет белән яшибез», — ди Нәфыйга апа.

Бу бина мәктәп, балалар бакчасы, клуб һәм медпунктны үз эченә алачак дип көтелә. Үзе дә озак еллар буе укытучы булып эшләгән Нәфыйга апа Чиканас авылы мәктәбе тарихын да белә.

«Мәдәният йорты 1969 елда ачылган иде, шуннан бирле бер социаль объектка да ремонт ясалмады. Чиканасның гомергә чын мәктәп күргәне булмады. Мин укытырга килгәндә мәктәп мәчеттә иде. Аннары ул колхоз канцеляриясенә күчеп утырды. Соңыннан өченче — тау башындагы кыр станы булып торган бинага күчте. Яртысы клуб, калганын мәктәп иттеләр. Шифер түбә, яңгырда су да үтә иде инде анда. 1995 елда шунда күчте.

Балалар бакчасын әзрәк төзекләндерделәр, анда 9лап бала йөри, авылыбызда әле тагын кечкенә балалар да бар. Быел мәктәпкә керүчеләр Кырлайга киттеләр.

Мәктәп директоры да ярдәм итмәде бит бу эштә. Безгә комплекс вәгъдә итеп киткән депутатның телефон номерын да алып калдык. Алай-болай, дөнья хәлен белеп булмас, үлмәсәк, бу эшне дәвам итәбез әле. Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ярдәм итәбез, диде. Мәктәбе булса, укытучысы да булыр әле. Юристыбыз бу юлда безнең вәкаләтле вәкил булып, эшнең барышын карап торырга вәгъдә бирде», — ди Нәфыйга апа.

 «Мәктәпне яптырмаска бик тырыштык»

Хәзер Чиканас авылында мәктәп эшләми. Балалар вакытлыча Кырлай мәктәбенә йөреп укыйлар. Авыл халкы киләчәккә зур ышанычлар белән яши. Безнең редакциягә хат юллаган, авыл мәктәбен яптырмас өчен күп тапкырлар район башлыгы ишеген шакыган Ясмилә Фазылова белән дә әңгәмә кордык.

«Балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды, дип хат килде миңа, — дип башлады ул. — Дөрес, мин аны алай дип атамас идем. Түбәсен калайга алыштырдылар, матурладылар. Тышладылар — җимерекләре күренми. Ватык тәрәзәләрен рәтләп, эчке яктан косметик ремонт ясап чыктылар. Вакытлыча эшләп тора әле ул.

Мәктәпкә килгәндә хәлләр болайрак. Мәктәпне яптырмаска бик тырыштык инде. Безгә 2024 елларга мәктәп, балалар бакчасы, медпункт һәм клуб өчен бер бина төзергә вәгъдә иттеләр. «Заявка җибәрдек, Президентка хат яздык», — диделәр. Әлегә сабыр итәбез дә, аннан тагын карарбыз. Шул сүз белән тынычланып торабыз инде.

Болар турында авылыбызга район башлыгы, ике депутат килеп әйтте. Клуб тулы халык алдында шушы сүзләрне җиткерделәр. Бу сентябрь башларында булды. Салыначак бина урыннарын да карап киттеләр. Монысы әле архитекторлар белән килешенергә тиеш.

Мәктәбебез ябык тора. Мин бу авылга 1997 елда килгән идем. Шул гомердән бирле ул мәктәпнең бер ремонт күргәне булмады. Безнең авыл мәктәбе Өчиле авылы мәктәбенә карый. Чиканас башлангыч мәктәбендә озак еллар укытучы булып Кәримә апа эшләде. Ул мәктәпне үзе карап торды, коймаларын төзәтә иде. Саткан кишер белән суган акчасына буяулар алып, буяп, бик тырышып алып барды мәктәпне.

Берничә кеше аның пенсиягә чыккач китүен дә теләде. Ул киткәч килгән яшь укытучы алай йөрмәде инде. Кәримә апа тулысынча мәктәпне алып барды, аның өчен директорга борчылып та торасы булмады. Без бит аны зурлап пенсиягә озатырга тиеш идек, гомер буе безнең балаларны укытты, тәрбияләде. Имеш, балаларга кычкыра дигән булдылар. Өчиле мәктәбе директорына безнең мәктәпнең кирәге дә булмады. Мәктәп артыннан йөри башлагач кына чабыша башладылар, директор да килде.

Без хатка тулы балалар исемлеген дә төзеп бирдек. Авылыбызда 17 яшькә кадәр 50 бала теркәлгән. Бу исемлек авыл советыннан алынды. Ә хатка беркетелгән исемлеккә без 38 баланы яздык, алары үзебезнең авылда торалар. Закон буенча бит бала үзе теләгән җирдә белем алырга хокуклы», — ди Ясмилә апа.

 Искегә тисәң, исең китәр...

Мәктәп, авылларының киләчәге өчен сакта торган әлеге апаларның юрист аркылы эшнең барышын күзәтеп, карап торачакларына шик калмады. Бу эшкә нык алынган алар. Әлегә алар авылларының киләчәге барлыгына һәм авыл эчендәге социаль объектлар өчен яңа бина торгызылачагына ышанып, шуны көтеп яши.

Чиканас авылы мәктәбенә ни өчен озак еллар буе ремонт булмавын белер өчен Өчиле төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Әмир Нуретдиновка шалтыраттык. «Чиканас мәктәбе күчкән әлеге бина иске иде инде. Ул щитовой йорт сыман, диварлары тактадан иде. Өрлекләре дә яшь кенә агачлардан эшләнгән булган. Тигез итеп тузган әйбер инде ул. Түбәсен алмаштырсаң, матчасы черегән. Анысын алмаштырсаң, диварлары китә. Мондый өйләрнең хезмәт итү вакытын төзүчеләр 25 ел дип бәяли. Бу очракта өлешчә генә ремонт белән котылып булмый иде.

Карар нигезендә мәктәп эше туктатылды, бинасы авария хәлендә дип табылды. 2014 елга кадәр без бу мәктәпнең хуҗалык эшләренә кысылмадык. 2014 елдан соң алар безгә филиал итеп кушылып куйды. Ремонт бер дә эшләнмәде дип әйтеп булмый, котел, счетчиклары алмаштырылды.

Яңа мәктәп турында әлегә конкрет җавап юк. Монда күпфнкцияле пункт һәм аны алдагы ел бюджетына кертү турында сүз бара», — диде директор.

 «Бу - хәл ителми торган мәсьәлә түгел»

Булачак мәктәп, күпфнкцияле бина язмышы белән кызыксынып, район мәгариф бүлегенә дә шалтыраттык. Башта анда бу сорауга кем җавап бирергә тиеш икәнен үзара ачыклый алмадылар.

«Балалар саны кимеп, әти-әниләр теләге белән күрше авыл мәктәбендә укыйлар. Киләчәктә анда күпфункцияле үзәк итеп төзелерме, хәл ителәчәк. Без динамиканы, балалар санын карап барабыз», — диделәр мәгариф бүлегендә. Нишләп бер исемлектә - 9, ә икенчесендә 4 бала исәпләнүен генә аңлатып бирә алмадылар.

Чиканас авылына вәгъдә ителгән күпфункцияле үзәкнең кайсы елга планга керүе әлегә билгесез. «Без проектны җибәрдек, резолюциясе чыкмады әле. Проекты бар аның, ул — кабат куллану проекты. Мондый бина Балтач авылында салынган инде. Ә менә аның 2022 елгы бюджетка керү-кермәвен төгәл генә әйтә алмыйм», — диде Арча районы инфраструктура бүлеге рәисе Радик Фазылов.

Мәктәп турында РФ Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәиснең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов белән дә сөйләштек. «Планга кертү өчен башта аның проектын эшләтергә кирәк. Проект булганнан соң аны программага кертү өстендә йөрү башлана. Республика, федераль программалары да бар. Без район башлыгы белән бу мәсьәлә буенча эшлибез. Проектны район җитәкчеләре хәл итә. Әлегә билгеле даталар юк.

Хәл итми торган мәсьәлә түгел ул. Икенче елга программалар җәй айларында ук формалаша, шуңа күрә киләсе елга өлгерә алмый торганбыздыр. Мин анысын да төгәл генә әйтә алмыйм. Анысын да мөмкин кадәр тизрәк булдырырыга тырышачакбыз, сүз дә юк.

Бу сорауны тизрәк тотарга тырышачакбыз. Проект булганнан соң программага керү озак түгел. Безнең исәп: әлеге күпфункцияле үзәкне мөмкин кадәр тизрәк булдыру, исәнлек кенә кирәк. Моны үзем күз уңында тотам, карап, тикшереп торачакмын», — дип ышандырды депутат Илдар Гыйльметдинов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100