Кайсысы отышлырак: фатир өчен озаклап акча җыюмы әллә ипотекага алумы?
Кайсысы отышлырак: фатир өчен озаклап акча җыюмы әллә ипотекага алумы?
Бу сорауларга җавапны "АиФ" басмасы тәкъдим итә.
Акча җыеп фатир алуның төп плюсы - ай саен мәҗбүри акча түләп барасы һәм банкка процент буларак артык акча түлисе юк. Ә җитешсез ягы, вакыт. Бик озак акча җыярга туры киләчәк. Шулай ук акчаны инфляция дә "ашарга" мөмкин. Шулай ук күчемсез милек тә елдан-ел кыйммәтләнә. Өченчедән, еш кына торакны "снимать" итеп торырга һәм үз фатирыңны сатып алу өчен акча җыярга туры килә. Һәм бу җиңелләрдән түгел. Әле җыелган акчаларны башка әйберләр өчен тоту куркынычы да бар.
Минуслары. Беренчедән бик зур суммада артыгын түләргә кирәк булачак. Әмма моннан да котылып була - ипотеканы алданрак түләп бетергәндә аның бәясе шактый кими. Шулай ук ипотека буенча хезмәт күрсәтү дә акчалы икәнен онытмаска кирәк. Банк сайлаганда, алар тәкъдим иткән бөтен шартларны, шулай ук милекне иминиятләштерү турындагы мәгълүматны җентлекләп өйрәнергә кирәк.