Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсының эше: Питрәч районында кош-кортны юк иткәннәр, сарыкларны буганнар

Видео Питрәч районы Тау Иле авылында төшерелгән.

news_top_970_100
Кайсының эше: Питрәч районында кош-кортны юк иткәннәр, сарыкларны буганнар
Гөлүзә Василова

Питрәч районы Тау Иле авылындагы хуҗалар иртән чебиләр янына чыккан һәм буш ояларны күреп шаккатканнар.

Ике оя чеби һәм үрдәкләр читлек эчендә урамда торган. Ояларның ачык урыны юк, бар яктан да калын чүпрәк белән әйләндерелеп алынган булган. «Авыр такта, мангал ауган, читлек кырыенда үсеп утырган күпьеллык чәчәк шулкадәр тапталып беткән, аю килгәнмени?» — дип аптырый видео төшерүче.

Хуҗалар ачык ояларны һәм алар тирәсендәге мәхшәрне күреп шаккаткан. Бер ояда ике айлык чебиләр булган. Икенчесендә — тавык белән бер айлык чебиләр.

«Кош-кортлар башта сарайда читлек эчендә торды. Анда 7 үрдәкне һәм 3 чебине күсе буып ташлады. Шуннан арт якта, бакчада калдыра башладык. Анда бер ай тордылар инде. Төнлә нәрсәдер килгән, ике ояны да ачып, чебиләрне кабып кына йоткан диярсең. Берсе дә калмаган, тавык та юк. Йоннары гына калган. Нинди авыр тактаны, шашлык пешерә торган мангалны аударган. Төреп куйган чүпрәкләрне йолкып аткан. Берәү генә дә булмаган инде. Бөтен хезмәт җилгә очты. Ярый калган үрдәкләргә чират тимәгән», — дип сөйли зыян күрүче хуҗа.

Хуҗалар моны кыргый этләр эшедер дип уйлый. Чөнки авылның шул ук урамында яшәүчеләрнең язын кардада корбанлыкка калдырган алты сарыгын буып ташлаганнар, икенчесенең бәтиен юк иткәннәр, көпә-көндез бәйдә торган кәҗәгә һөҗүм иткәннәр. Узган ел көзлектә күршеләренең иртәгә суябыз дип кардада калдырган 30 казын буганнар.

«Каз һәм үрдәк бәбкәләрен караучысыз сулыкка җибәреп булмый. Башта каргадан саклыйбыз, аннары этләрдән», — диешә авылда яшәүчеләр.

Авыл халкы көндез тавыкларын да чыгарырга курка, чөнки аларын да эт алып китү очраклары бар.

Видеоны караучылар: «Чебиләрне төлке балаларына ташыгандыр», — дип фаразлый. «Кеше килеп, капчыкка җыеп алып киткән кебек», - дип тә шаккатучылар бар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100