Кайсы җырчыны «Зыялы айгыр» дип атаганнар?
Җырчы атлар фонында йөгергән фото куйган.
![Кайсы җырчыны «Зыялы айгыр» дип атаганнар?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2021/5/10/e14fa83ef9b3809fa8b8fe35dc7e5aaa1ab554ae70742758d13778311e4c.jpg)
Салават Миңнеханов кызыклы фото куйган һәм иң кызыклы рәсем асты уйлап табучыга 500 сум вәгъдә иткән.
Инстачылар атлар фонында йөгергән җырчы фотосына 300дән артык комментарий калдырган:
«Ләгьнәт купты, дип әйтәләр,
Сары ботинка кигәч.
Тайдан биек сикерерсең,
Гүзәлемә пар килгәч»;
«Башың эшләмәгәч, аягың йөгерә»;
«Модный приговор»дан кайтып килүче көтүче»;
«Эт чаба дип, бет чаба»;
«Авыз ачырга биш минут калды»;
«Озак тордым, атым чапмады, шуннан үзем җил-җил атладым»;
«Тәәәк, бәрәңге утырта башлаганчы тизрәк сызырга кирәк»;
«Мега текә көтүче»;
«Сабантуйларның җитүен зарыгып көтеп торам, йөгерештә җиңәргә дип төрле планнар корам»;
«Зыялы айгыр»;
«Озак торды атым чапмады»;
«Чаптым мин Азнакайга аттан да тизрәк, тик калды бер аягым арттарак,
Куып җиттем дигәндә генә узып китә икенче аяк.
Бирешмим һаман да йөгерәм, чөнки исемем бит минем Салав Ат…»;
Гүзәлем белән Мәдинәкәй янына очып кайтучы Салават».
Җырчыга «Башың эшләмәгәч, аягың йөгерә» дигән комментарий ошаган. "500 сум сезнеке", дип язган ул әлеге рәсем астын уйлап табучыга.