Кайсы җырчыны «Сәхнәдә сез гел Хәниябез кебек» дип атаганнар?
Эльмира Сөләйманова балачактагы фотосын укучыларына тәкъдим иткән. Дуслары аны төрлечә мактап яза.
Эльмира Сөләйманова балачактагы фотосын укучылары игътибарына тәкъдим иткән.
«Мин һаман да шул икән… Охшаганмы, дулслар? Монда мин һәм әни», — дип язган ул.
«Бер дә үзгәрмәгәнсез, һаман шул килеш матур!»
«Әниегез дә үзегез кебек чибәр»,
«Тагын да матуррак син»,
«Син халыкның иң яраткан, миң моңлы җырчысы»,
«Сәхнәдә сез гел Хәниябез кебек. Гади. Гел сылу. Матур… Үзегезне матур тотасыз»,
«Сезне хәзер танып та булмый, нык чибәрләндегез. Кайдадыр булып кайттыгызмы, диетадамы? Хатын-кызларга киңәш бирегез әле, шулай ук үзләрен карасыннар», — дип язалар дуслары.